ЯҢАЛЫКЛАР


29
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

25 февраль көнне Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең  "Яшьлек" хореография коллективы һәм шул коллективның "Мизгел" төркеме "На высоте" дип исемләнгән Бөтенроссия фестиваль-конкурсында катнаштылар. Уңышлы гына чыгыш ясап, алар 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. "Яшьлек" хореография коллективына иң яхшы массакүләм бию өчен 10000 сумлык сертификат, коллектив җитәкчесе А.З. Мөбәрәкҗановага  Рәхмәт хаты тапшырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

22
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Ватаныбыз тарихында бик күп истәлекле даталар бар, аеруча кыйммәтле даталарның берсе - 23 февраль. Бу көнне илебез Ватанны саклаучылар көнен тантаналы рәвештә билгеләп үтә - без туган җирне басып алучылардан, тыныч вакытта авыр һәм җаваплы хезмәт алып баручыларга хөрмәт һәм рәхмәт белдерәбез.

Әлеге бәйрәм алдыннан, 2023 елның 22 февралендә, «Х. һәм А. Вәлиуллин исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең» 2 нче катында «Үз Ватаным сагында» дип исемләнгән балалар рәсемнәре белән күргәзмә оештырылды.

Башта, чара алдыннан, укучылар белән Ватан турында һәм Ватанны саклаучылар турында әңгәмә үткәрелде. Укучылар 23 февраль көнне бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Аннары рус солдатының нинди сыйфатларга ия булуы турында фикер алыштылар. Балалар үз рәсемнәрендә бу искиткеч бәйрәмнең барлык хис-кичерешләрен һәм күзаллауларын чагылдырдылар.

Барлык теләүчеләрне күргәзмәгә чакырабыз!

Тэги: Мәдәният бүлеге

Маскировка челтәрләре хәрби техниканы һәм инженерлык корылмаларын маскировкалау, яшерү өчен киң кулланыла. Мондый челтәр солдатларның тормышын саклап калуда да зур ярдәм булып тора.

19 нчы февраль көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең  Шәмәрдән филиалы тынлы уен кораллары бүлеге укучылары челтәрләр үрүдә катнаштылар!

Тэги: Мәдәният бүлеге

  23нче февраль - Ватанны саклаучылар көне. Бәйрәм көн уңаеннан «Ләйсән» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре, иҗади остаханә формасында яклаучылар көненә  карата, бүләк ясау буенча мастер-класс үткәрделәр һәм бәйрәм тарихы турында сөйләделәр. Балалар үз куллары белән әзерләнгән бүләкнең иң үзенчәлекле һәм кадерле булганлыгын аңладылар. Балалар бу бүләкләрне Ватанны саклаучылар көнендә әтиләренә бирәчәкләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

20
февраль, 2024 ел
сишәмбе

20 февраль көнне Саба район үзәк китапханәсе реконструкциядән соң заманлаштырылган яңа бинада үз эшен башлап җибәрде һәм тәүге кунакларын кабул итте. Татарстан Республикасы премьер –министрның беренче урынбасары Нигъматуллин Рөстәм Камил улы, РФ Дәүләт думасы депутаты И.Вольфсон, Саба муниципаль районы башлыгы Раис Нургали улы Миннеханов  китапханәнең эшчәнлеге, китапханә каршында эшләп килүче клуб берләшмәләре белән таныштылар.
Саба сәнгать мәктәбеннән килгән рәсем укытучысы Гүзәл Равил кызы “Алтын куллар” клуб берләшмәсенә рәсем ясау буенча мастер - класс күрсәтте. 
Районыбызның танылган язучылары Гөлсинә Галимуллина, Илмира Гимаева да  үзләренең иҗади уңышлары белән бүлештеләр.
Шәүкәт Биктимеровның  тууына 95 ел тулу  уңаеннан үткәрелгән “Гаилә белән әкият илендә” видеоконкурсында җиңү яулаган Симет авылыннан Гатауллиннар гаиләсе Х.Такташның “Тәүфыйклы песи” шигырен сәхнәләштерделәр.
Саба гимназиясенең 4 А сыйныф укучыларына Халыкара туган тел көне уңаеннан “Туган телем – татар  теле” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.
“Өлкәннәр” клуб берләшмәсе өчен патриотик чара әзерләнгән иде.Әлеге чарада Хайриев Илнур Зөфәр улы да катнашты, тарихи истәлекләр искә төшерелде.
Китапханәбездә яшьләр өчен уңайлы мәйданчыклар барлыкка килде. Аудио китап, колакчыннар, планшетлар ярдәмендә үзләре кызыксынган китапны укый, тыңлый алалар.Бүген яшьләр шуны сынап карады.
Китапханә яңа мөмкинлекләргә бай. Шушы мөмкинлекләрне тудырган Район җитәкчесе Рәис Миннихановка, мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Фидаилевичка чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез.

Тэги: мәдәният бүлеге

16
февраль, 2024 ел
җомга

Сатыш авылы мәдрәсә музеенда "Туган якны өйрәнүчеләр" клубы утырышының чираттагысына Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең тарих белән кызыксынучы  укучылары чакырылган иде. Аларга Сатыш авылы тарихын өйрәнүче Гайнетдинова Рузилә Гарәфи кызы авыл оешу турында мәгълүмәтләр бирде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

15
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

15 февральдә Хөснулла һәм Аллаһиар Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә "Чабата биюе" темасына хореография буенча мастер-класс  булып узды . Мастер-класста Саба районы авыл мәдәният йортлары, китапханә хезмәткәрләре катнашты. Бию мастер-классын Саба балалар сәнгать мәктәбе хореографы Мөбарәкҗанова А. З.  үткәрде.

Тэги: мәдәният бүлеге

12
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

11 февраль Казан шәһәрендә  Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләрнең  “Вдохновение” иҗат фестиваль - конкурсы узды. Анда Саба балалар сәнгать мәктәбенең  Шәмәрдән филиалы (укытучылары  Давыдова А. М.) укучылары катнашты һәм түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр: Павлова Ксения - II дәрәҗә лауреат. “Сплетение” төркеме  һәм  “Экспромт”  хореография коллективы  - I дәрәҗә лауреат булдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

11
февраль, 2024 ел
якшәмбе

Интеллектуаль уен - катнашучылар тарафыннан үз интеллектын һәм эрудициясен куллануга нигезләнгән массакүләм уен төре. Уенчылар үз белемнәрен төрле тармаклардагы сорауларга җавап биреп тикшерерләр, ә атап әйткәндә: «Разминка», «Табигать», «Әдәби геройлар исеме», «Тарихи шәхесләр», «Язучылар һәм аларның геройлары», «Барысын да аз-азлап». Һәр команда үзенең белем дәрәҗәсен күрсәтә, логик фикерли, фикер йөртә, исбатлый ала. Теләсә кайсы команда уенындагы кебек үк, нәкъ менә бердәмлек һәм дуслык, үзара аңлашу җиңүгә китерә. 10 февраль көнне Олы Кибәче авыл китапханәсендә, фән көне уңаеннан, интеллектуаль уен үткәрелде, анда кызыклы фәнни сорауларга җавап биреп, яшьләр катнашты.

Тэги: мәдәният бүлеге

4
февраль, 2024 ел
якшәмбе

2024 елның 3 февралендә Казан шәһәрендә SFORZANDO хәйрия проекты кысаларында ll Бөтенроссия инструменталь, вокал, хореография һәм театр сәнгате буенча конкурс узды. Барлыгы  40 солист катнашты. Алар арасында Саба балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано белгечлеге буенча 3 сыйныф укучысы Сәфәрова Наиля (укытучысы Зәйнетдинова З.З) катнашты. Уңышлы чыгышның нәтиҗәсе -  1 дәрәҗә лауреат исеме. Бу конкурс мөмкинлекләре чикләнгән балаларга югалып калмаска, үзеңне бар кеше белән тигез күрергә кирәклеген төшендерү мөмкинлеге бирде.

Тэги: мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International