12 июль көнне Югары “Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты” дәүләт казна учреждениесенә эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Ю. И. Абдреева, социаль хезмәт күрсәтү методологиясе бүлеге башлыгы А. А. Вәлиева, социаль өлкәдә инновацияләрне үстерү бүлеге мөдире А. Т. Касс килделәр.
8-нче июль көнне, гаилә, мәхәббәт, тугрылык көнендә, Йолдыз Зиннурова бәйрәм чарасы уздырды
17 июнь көнне Шәмәрдәннең "Әкият" балалар бакчасында Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүче балалар өчен чыгарылыш кичәсе үткәрелде. Бу Бу ваемсыз вакыт белән саубуллашу да, кызыклы һәм мавыктыргыч белем дөньясына чуму да, олы,мәктәп тормышына аяк басу да.
10 июнь көнне Саба районы "Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат – йорты" дәүләт казна учреждениесендә балалар Сабантуе үткәрелде.
Балалар йортында махсус спорт мәйданчыгы бар. Җәй җитү белән балалар йортында тәрбияләнүчеләр иртәнге гимнастика, җиңел атлетика буенча дәресләр, төрле спорт уеннары уйныйлар.
1 июнь көнне Саба районы дәүләт казна учреждениесендә Югары Утар психик тайпылышлары булган граҗданнар өчен интернат йортында тәрбияләнүчеләр өчен Балаларны яклау көненә багышланган чара үткәрелде. Бәйрәм балалар йортының урам сәхнәсендә үтте.
2022 нче елның 26 нчы маенда Югары Утар балалар йортында тәрбияче Э.Р. Эзекова «Минем шаян тубым" дип исемләнгән чара үткәрде.
2022 елның 18 маенда "Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен интернат-йорты "нда кече төркем тәрбиячесе Васильева Э.Р. «Спорт - ул яхшы кәеф чыганагы» дигән темага спорт чарасы үткәрде.