“Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты” дәүләт казна учреждениесендә Халыкара дуслык көненә багышланган чара.

2022 елның 29 июле, җомга

28 июль көнне Югары Утар балалар интернат - йортында барлык төркемнәрдә дә «Халыкара дуслык көне» уңаеннан чаралар үткәрелде. Дуслык - кешеләрне бәйләүче төп хисләрнең берсе. Дуслык турында китаплар, җырлар, шигырьләр язылган. Дуслык хакына батырлыклар, хәтта ахмаклыклар, акылсыз гамәлләр кылына. Балалар йортында тәрбияләнүчеләр арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга зур игътибар бирелә.

Уртанчылар төркемендә көн асфальтта «Әйдәгез, тату яшик» дигән рәсем конкурсы белән башланып китте, анда балалар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Тәрбияче ярдәме белән бер-берсенә дуслык җепләре бәйләделәр. Чараны «Һәрвакыт дус булырга, һәркайда дус булырга " дигән девиз астында төгәлләделәр.

«Гномнар» төркемендә балалар дуслык көненә багышланган  чара тарихы һәм традицияләре турында мөһим мәгълүмат алдылар. Алар йөрәкләр тотып фотога төштеләр, уеннар уйнадылар, күңел ачтылар.

«Нурлар» төркемендә дуслык кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыттылар, әхлакый сыйфатлар, дуслык, дуслыкны саклый белүләрен формалаштырдылар.

«Шәфкатьлелек» төркемендә балалар тәрбиячеләр белән берлектә стенгазета ясадылар, кояш нурларын  кул рәвешендә ясадылар.

Барлык чаралар да кызыклы һәм файдалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International