Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы Гараева А.М. тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре уткәрелә.
Саба муниципаль районында «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» оештырылган.
"Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе" ндә социаль хезмәткәрләрне һәм өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның туганнарын үз-үзләренә хезмәт күрсәтүгә һәм күчүгә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне карау күнекмәләренә һәм белемнәренә өйрәтү үткәрелә.
Карау мәктәбенең эшчәнлеге, бер яктан, авыру өчен уңайлырак шартлар тудыруга, икенче яктан – карау процессын җиңеләйтүгә юнәлдерелгән.
Уку барышында алган белем һәм күнекмәләр өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның өй шартларында күбрәк булуын озайтырга һәм тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә.
Дәресләр курсы 1 ай. Дәресләр атнага ике тапкыр, сишәмбе һәм җомга көннәрендә 13.00 сәгатьтә бушлай уздырыла. Укучылар теләге буенча дәресне өйдә индивидуаль яки «Балкыш» үзәге бинасында (Байлар Сабасы ш.т. п. Йосыпов ур., 7, 3 кат, 25 каб.) үткәрергә мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: 8(84362) 22882.
2021 нче елның 12 нче мартында Югары Утар балалар интернат-йорты тәрбиячесе Тимергалиева Ландыш «Теплицада язгы мәшәкатьләр» дигән темага шөгыль үткәрде .
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучыларга врач күрсәтмәсе нигезендә тоз бүлмәсе ярдәмендә дәвалау курслары үткәрелә.
8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәре Шакирҗанова Венера Габделхәй кызы өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә исәптә торган өлкәннәребез белән очрашу оештырды. Социаль хезмәткәр аларны бәйрәм белән котлады, бәйрәм өстәле әзерләде һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Өлкәннәр бер-берсе белән бик теләп аралаштылар, яңалыклар белән алмаштылар, яшьлек елларын искә төшерделәр, көн кадагындагы проблемалар турында фикер алыштылар һәм әлбәттә, бер-берсенә бәхет һәм сәламәтлек теләкләрен җиткерделәр. Алар бүләк ителгән шатлыклы мизгелләр өчен социаль хезмәткәргә рәхмәтле булдылар.
Яз көне барысы да чәчәк ата, кыштан соң уяна, яңадан туа! Бу чорда да шулай үзләренең шатлыклары белән уртаклашасы килә. Иң яхшы ысулы моны-ясарга – алар өчен үз куллары белән ясалган сөйкемле бүләк. Менә шуңа күрә Югары Утар балалар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр өчен тәрбияче Әскарова М. «Язның беренче көне» дип исемләнгән аппликация дәресе үткәрде.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәге хезмәткәре Раиля Закирова ял сәгатьләрендә социаль хезмәт алучы өлкәннәребез белән “Танышу кичәсе”дип исемләнгән күңелле чара һәм спартакиада үткәрде .
25 февраль көнне безнең Югары- Утар балалар йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган " Без иң - яхшылар!” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә психолог җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар өчен ароматерапия һәм музыкотерапия элементлары белән релаксацион дәресләр үткәрелә.
2021нче елның 18 нче февраль көнне тәрбияче Исмәгыйлова Э.Х. җитәкчелегендә күңелле стартлар уены оештырылды. Чарада барысы 3 бала катнашты.