"Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе"

2021 елның 12 марты, җомга

Саба муниципаль районында «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» оештырылган.

"Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе" ндә социаль хезмәткәрләрне һәм өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның туганнарын үз-үзләренә хезмәт күрсәтүгә һәм күчүгә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне карау күнекмәләренә һәм белемнәренә өйрәтү үткәрелә.

Карау мәктәбенең эшчәнлеге, бер яктан, авыру өчен уңайлырак шартлар тудыруга, икенче яктан – карау процессын җиңеләйтүгә юнәлдерелгән.

Уку барышында алган белем һәм күнекмәләр өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның өй шартларында күбрәк булуын озайтырга һәм тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә.

Дәресләр курсы 1 ай. Дәресләр атнага ике тапкыр, сишәмбе һәм җомга көннәрендә 13.00 сәгатьтә бушлай уздырыла. Укучылар теләге буенча дәресне өйдә индивидуаль яки «Балкыш» үзәге бинасында (Байлар Сабасы ш.т. п. Йосыпов ур., 7, 3 кат, 25 каб.) үткәрергә мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: 8(84362) 22882.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International