Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында үткәрелгән чаралар

2021 елның 12 марты, җомга

2021 нче елның 12 нче мартында Югары Утар балалар интернат-йорты тәрбиячесе Тимергалиева Ландыш «Теплицада язгы мәшәкатьләр» дигән темага шөгыль үткәрде .

Шөгыльнең максаты һәм бурычлары: теплицада үсемлекләр үстерү, орлыклардан үсентеләр үстерү буенча белем һәм күнекмәләр формалаштыру, теплицага үсентеләрне дөрес итеп утырту, туфракны йомшарту, үсемлекләргә су сибү кирәклеген билгеләү, чүп үләннәреннән аера белү. Балаларда үз куллары белән яшелчә һәм яшел тәмләткечләр үстерүгә кызыксыну уяту.

Без балалар белән теплицада бик зур эш башкардык. Башта без теплицада үсә торган үсемлекләрне күзәттек. Аннан соң чүп үләннәреннән ничек аерырга һәм туфракны йомшартырга икәнлеге күрсәтелде. Тәрбияләнүчеләр яран үсемлеген чүп үләннәреннән үзләре чистарттылар. Балаларга үсемлекләргә су сибү турында мәгълүмат бирелде һәм яранга ничек су сибәргә кирәклеген күрсәтелде. Тәрбияләнүчеләр бу эшне дә пөхтә башкардылар. Герань белән эшне тәмамлап, бергәләп лалә чәчәкләре утырттык, шул ук вакытта лалә чәчәкләре утыртуны ничек башкарырга кирәклеген күрсәттек. Соңыннан без редиска утыртырга булдык. Дәрес кызыклы һәм мавыктыргыч булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International