2021елнын 21 маенда Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында". Тәрбияче Тимергалиева Ильхамия "Саф һавада сәламәтлек сәгате” дигән чара
Автоном коммерцияле булмаган "Балкыш"-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ЛФК инструкторы социаль хезмәт алучылар белән "Скандинавия йөреше" дәресләре үткәрде.
"Өлкәннәр куркынычсызлыгы мәктәбе" технологиясе кысаларында «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре тарафыннан коронавирстан вакцинация ясау кирәклеге турында социаль хезмәт алучылар белән даими рәвештә аңлату әңгәмәләре үткәрелә.
Бу эшнең максаты-халыкның яңа COVID-19 коронавирус йогышы белән авыруын булдырмау. Вакытында вакцинация зарарланудан котылырга мөмкинлек бирә һәм авыруның авыруын булдырмый кала.
Шулай ук Саба муниципаль районының 65 яшьтән өлкән яшьтәге гражданнарын вакциналаштыру буенча үзәк район хастаханәсе белән уртак эш җайга салынган.
2021нче елның 13нче маенда, тәрбияче Исмәгыйлева Э.Х "Шәфкатьлелек" бүлегендә тәрбияләнүче балалар белән чара үткәрде һәм балаларга Рамазан аеның әһәмияте турында сөйләде, Коръән сүрәләрен тыңлатты. Аннан балалар коймак белән чәй эчтеләр.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының 36 нчы номерлы матди ярдәм күрсәтү бүлеге һәм Пенсия фонды белгечләре килде.
Һәр елны 9 Майда без Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәбез. Заманның үз истәлеге-тарихы бар. Без беркайчан да сугыш дәһшәтләрен онытмаячакбыз, хәзер без яшәү өчен һәлак булган солдат - геройларны онытырга хакыбыз юк. Сугыш турында хәтер-ул һәр кешенең намусында, чөнки кырыс сугыш турында болай гына оныта алмыйбыз. Бүген бөтен җирдә Җиңү көненә багышланган Батырлык дәресләре уза.
Җиңү көне алдыннан, 26 апрельдән, "Ветераннарга ярдәм" акциясе кысаларында, Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре көче белән 27 Бөек Ватан сугышы ветераннарына йорт яны участокларында җыештыруда булыштылар. Аларның тырышлыгы белән ветераннарның өйләре һәм фатирлары яңа төс алды һәм май бәйрәмнәренә тулысынча әзер булды. Йорт яны территорияләрен чүп-чардан чистарттылар, агачлар агарттылар һәм башкалар.
Хезмәткәрләр һәрвакыт ветераннарның, пенсионерларның кәефен яхшыртырга тырышалар.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре “Саба чишмәләре”ансамбле белән берлектә социаль хезмәт алучыларга Җиңү көненә багышланган концерт программасы оештырдылар.
30 апрель көнне интернат хезмәткәрләре балалар белән берлектә"Хезмәт төбе - хәзинә" дип исемләнгән мәкаль астында язгы өмәгә чыктылар.
Максат:
- хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү, өлкәннәрнең һәм үз хезмәтенне бәяләргә өйрәнү.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәге хезмәткәре Раиля Закирова , ял сәгатьләрендә социаль хезмәт алучы өлкәннәребез белән “Ретро кич”дип исемләнгән куңелле чарасы үткәрде .