Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында "Изге бәйрәм - Рамазан" танып белү чарасы

2021 елның 14 мае, җомга

Рамазан аенда ураза тоту йолалары турында  күзаллауларны формалаштыру максатыннан, балалар йортында ай дәвамында изге айның әһәмияте, шулай ук Ураза гаетенең мөһимлеге турында әңгәмәләр үткәрелә.

 2021нче елның 13нче маенда, тәрбияче Исмәгыйлева Э.Х "Шәфкатьлелек" бүлегендә тәрбияләнүче балалар белән чара үткәрде һәм балаларга Рамазан аеның әһәмияте турында сөйләде, Коръән сүрәләрен тыңлатты. Аннан балалар коймак белән чәй эчтеләр. Барысы да канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International