Җиңү көне кысаларында акция

2021 елның 7 мае, җомга

Җиңү көне алдыннан, 26 апрельдән, "Ветераннарга ярдәм" акциясе кысаларында, Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре көче белән 27 Бөек Ватан сугышы ветераннарына йорт яны участокларында җыештыруда булыштылар. Аларның тырышлыгы белән ветераннарның өйләре һәм фатирлары яңа төс алды һәм май бәйрәмнәренә тулысынча әзер булды. Йорт яны территорияләрен чүп-чардан чистарттылар, агачлар агарттылар һәм башкалар.

Хезмәткәрләр һәрвакыт ветераннарның, пенсионерларның кәефен яхшыртырга тырышалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International