Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында "Хезмәт төбе - хәзинә" дигән мәкаль астында язгы өмә үткәрелде

2021 елның 30 апреле, җомга

30 апрель көнне интернат  хезмәткәрләре балалар белән берлектә"Хезмәт төбе - хәзинә"  дип исемләнгән мәкаль астында язгы өмәгә чыктылар.

  Максат:

- хезмәткә  мәхәббәт тәрбияләү,  өлкәннәрнең  һәм үз хезмәтенне бәяләргә өйрәнү.

  Хезмәт тәрбиясе түбәндәге бурычларны хәл итү аша хезмәткә уңай караш формалаштыру максатына ирешүгә юнәлтелгән: хезмәт эшчәнлеген үстерү; үз хезмәтеңә, башка кешеләрнең хезмәтенә һәм аның нәтиҗәләренә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.

   Көн саен  хезмәт гамәлләре безнең төркем балаларының белем бирү процессына табигый рәвештә кертелә. Балаларның үзләре өчен кулдан килгәннең барын да зур энтузиазм белән башкаруларын күрү күңелле: әйләнә – тирәне чүптән арындыралар, ишек алдын себерәләр, участокта, бакчада тәртип урнаштыралар.

   Төрле хезмәт гамәлләрен үтәп, балалар алган нәтиҗәләрдән канәгатьләнү һәм шатлык хисләре кичерәләр, чөнки алар кызыклы һәм файдалы эш белән мәшгульләр. Нәкъ менә шундый иркен шартларда һәр бала өлкәннәр һәм яшьтәшләр белән үзара мөнәсәбәтләрнең уңай сыйфатларын һәм күнекмәләрен ала.

   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International