Саба районының «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре маскировка складында булдылар һәм техниканы дошманның пилотсыз очу аппаратларын күрүеннән саклау өчен маскировка челтәрләре ясауга керештеләр. Әлеге кирәк-яраклар махсус хәрби операция уздыру зонасында актив кулланыла. Маскировка челтәрләре кирәкле ресурс булып тора һәм зур күләмнәрдә таләп ителә. Алгы сызыктагы хәрби хезмәткәрләребезгә ярдәм итәргә тырышып, без шулай ук челтәрләр үрү процессына кушылырга булдык. Һәркем үз өлешен кертергә һәм свода катнашучыларга ярдәм итәргә тели. Эшкә дә, волонтерлык эшчәнлегенә дә вакыт табабыз, чөнки иң мөһиме – битараф калмау һәм тизрәк җиңүгә ирешүгә ярдәм итү!
Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре «Ишегалды уеннары» социаль технологиясе кысаларында социаль участокларда социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаган балалар белән «Ишегалды уеннары» үткәрде. Әлеге технология балаларны ишегалды уеннарына тарту, актив ял оештыру юлы белән шатлыклы, күтәренке кәеф тудыру, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм балигъ булмаганнар арасында күптән онытылган уеннарны пропагандалау максатында эшләнелгән.
Чара ахырында җәйге чорда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре буенча белешмәләр таратылды.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ЛФК инструкторы тарафыннан “Скандинавия йөреше” технологиясе нигезендә социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре үткәрелә.
Бүген «Балкыш «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Шәмәрдән авылының "Яшьлек" яшьләр үзәге белән берлектә скандинавия йөреше буенча озын гомер адымнары мастер-классы үткәрделәр.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре уткәрелә.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре уткәрелә.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәреп бара
Ел саен 8 июльдә илебездә Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Беренче тапкыр ул Гаилә елы дип игълан ителгән 2008 елда билгеләп үтелде.
8 июль көнне Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Саба туган якны өйрәнү музеенда социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалы гаиләләр өчен на балалы гаиләләр өчен экскурсия оештырдылар. Музейда булып, балалар үткәнне, бүгенге көнне күрделәр, районыбызның киләчәгенә сәяхәт кылдылар. Тарихыбыз белән яңа компьютер технологияләре, хәзерге заман күзлегеннән таныштылар.
2025 елның 5 июлендә "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Дәүләтшин Н.И. һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү белгече Саба муниципаль районы ветераннары белән очрашты.