ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2023 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хәбәр итүенчә, 2023 елның 1 мартыннан эшкәртү һәм гамәлгә ашыру өчен билгеләнгән табигый бал, перга, ана умарта кортының балы ветеринария-санитария экспертизасын билгеләү һәм уздыру буенча ветеринария кагыйдәләре үз көченә керә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2022 елның 18 октябрендәге 713 номерлы боерыгы белән.


13
гыйнвар, 2023 ел
җомга

Бруцеллез - барлык хайваннарнын хэм кешелэрнен бактериялэр аркасында килеп чыга торган хроник авыруы. Кәҗәләр, сарыклар, мөгезле эре терлекләр, дуңгызлар, куян, боланнар, этләр һәм кеше авырый. Кеше аның белән туу вакытында, аборттан соң, сую һәм ит эшкәрткәндә, йон кисүдә, тиешенчә пешмәгән ит ашаганда, кайнатылмаган сөт яки эшкәртелмәгән сөт продуктларын кулланганда (эремчек, сыр һ.б.) зарарлана. Соңгы көннәрдә Смоленск өлкәсе территориясендә эре мөгезле терлекләрдә яңа авыру учагы теркәлде, шуңа күрә Саба ветеринария берләшмәсе халыкка бруцеллез авыруын кисәтү кагыйдәләре турында искәртә:


23
декабрь, 2022 ел
җомга

Саба районы дәүләт ветеринария берлэшмэсесе үз территориясен Яңа елга бизәде


24
май, 2022 ел
сишәмбе

Игътибар! Иртәгә, 25 май көнне, Байлар Сабасы ш.т. б. ветеринария белгечләре йорт хайваннарына котыру авыруына каршы вакцинация үткәрәчәкләр. Процедура бушлай. Сезнең йорт хайваннарыгызны актив тәкъдим итүегезне сорыйбыз.


26
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

Соңгы көннәрдә илдәге эпизоотик хәл сизелерлек начарланды. Көнбатыш регионнарда ящур һәм нодуляр дерматит очраклары артты. Авыру Казахстаннан китерелгән хайваннардан таралды дип табылды. Бу авырулар кешеләр өчен дә, терлекләр өчен дә куркыныч.

Шул  сәбәпле, без барчагызны да урам сатучыларыннан терлек сатып алудан кисәтәбез, андый сату очраклары булса, 2-30-93 телефонына шалтыратуыгызны сорыйбыз.

 

Хөрмәт белән, Саба район ветеринария берлэшмэсе.


1
октябрь, 2021 ел
җомга

Саба районы ветеринария берләшмәсе белгечләре тарафыннан кыргый хайваннарны иммунизацияләү унаеннан ораль вакцина брикетлары куелды. Вакцина брекетлары  - җәнлекләр ашый торган ризыктан ясалган җимлекләр: ит һәм сөяк яки балык ризыгы, май һәм парафин. Вакцина хайваннар өчен зарарсыз. Хайваннар брикет ашаганда, бер ел дәвамына котыру вирусына иммунитет барлыкка килә. Вакцина урнаштыру кыргый хайваннар күренергә мөмкин булган урыннарда башкарылды.


17
май, 2021 ел
дүшәмбе

Халык өчен мәгълүмат! 18 һәм 19 май көннәрендә (сишәмбе, чәршәмбе) Байлар Сабасында шәхси хуҗалыкларда барлык йорт хайваннарына котыру чиренә каршы профилактик прививкалар эшләү үткәреләчәк. Малларны арканга чыгармавыгызны һәм песиләрегезне чыгарып җибәрмәвегезне сорыйбыз. Эш бушлай үткәрелә. Киңәшмәләр өчен телефон 2-30-93.


22
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

     Кичә 21 апрель Саба муниципаль районына эш визиты белән Саха Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Михаил Никифоров җитәкчелегендәге делегация килде. Делегация составында Саха Республикасы (Якутия) Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Николай Афанасьев, Ветеринария департаменты җитәкчесе Петр Петрович, «Туймаада" акционер җәмгыятье генераль директорының беренче урынбасары Алексей Гуляев һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Мотыгуллин Габдулхак Гусманович бар иде. Очрашу барышында делегация вәкилләре «Умырзая» терлек сую пунктында, «Лукоз Саба», «ПМК» ачык акционерлык җәмгыятлэре  һәм Сатыш авылында ветеринария хезмәтенең мобиль пунктында булдылар.


9
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Саба район дәүләт ветеринария берләшмәсе умартачыларга “Россия Федерациясендә умартачылык турында” № 490-ФЗ 30.12.2020 ел Федераль закон кабул ителү турында хәбәр итә. Закон үз көченә 29.06.2021 керә (кулланыла башлаячак) Закон белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

https://guv.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2639539.pdf


28
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Саба районы дәүләт ветеринария берләшмәсе Татарстансының Зәй һәм Алабуга районы территориясендә кыргый кабан дуңгызларында африка чумасын кузгатучының геномын ачыклау турында мәгълүмат бирә. Әгәр Саба муниципаль районы территориясендә кабаннарны күрсәгез, ветеринария берләшмәсенә 2-30-93 телефоны буенча яисә аучылык хуҗалыгына хәбәр итүегезне сорыйбыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International