Бруцеллез - барлык хайваннарнын хэм кешелэрнен бактериялэр аркасында килеп чыга торган хроник авыруы.

2023 елның 13 гыйнвары, җомга

Бруцеллез - барлык хайваннарнын хэм кешелэрнен бактериялэр аркасында килеп чыга торган хроник авыруы. Кәҗәләр, сарыклар, мөгезле эре терлекләр, дуңгызлар, куян, боланнар, этләр һәм кеше авырый. Кеше аның белән туу вакытында, аборттан соң, сую һәм ит эшкәрткәндә, йон кисүдә, тиешенчә пешмәгән ит ашаганда, кайнатылмаган сөт яки эшкәртелмәгән сөт продуктларын кулланганда (эремчек, сыр һ.б.) зарарлана. Соңгы көннәрдә Смоленск өлкәсе территориясендә эре мөгезле терлекләрдә яңа авыру учагы теркәлде, шуңа күрә Саба ветеринария берләшмәсе халыкка бруцеллез авыруын кисәтү кагыйдәләре турында искәртә:

- продуктларны катгый билгеләнгән урыннарда (базарлар, кибетләр, мини маркетлар һ. б.) сатып алырга;

- сөт һәм сөт продуктларын белгән кешеләрдән генә сатып алыгыз (хайваннарның канын тикшергәннән соң), сөтне кайнатып ашарга;

- ит пешергәндә-кечкенә кисәкләр белән, тиешле температурада ким дигәндә бер сәгать пешерергә;

- терлек асраганда һәм үрчеткәндә бруцеллезга ел саен планлы һәм мониторинг тикшерүләрен үткәрергә, аеруча сөт малларына;

- терлекне алганда кан тикшерелгәннән соң, ветеринария документлары белән генә алып кайтырга, карантин уткәрергә. Машинадан терлек сатып йөрүчеләрдән мал сатып алмагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International