Саба районы ветеринария берләшмәсе белгечләре тарафыннан кыргый хайваннарны иммунизацияләү унаеннан ораль вакцина брикетлары куелды. Вакцина брекетлары - җәнлекләр ашый торган ризыктан ясалган җимлекләр: ит һәм сөяк яки балык ризыгы, май һәм парафин. Вакцина хайваннар өчен зарарсыз. Хайваннар брикет ашаганда, бер ел дәвамына котыру вирусына иммунитет барлыкка килә. Вакцина урнаштыру кыргый хайваннар күренергә мөмкин булган урыннарда башкарылды.