Саха Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Михаил Никифоров җитәкчелегендәге делегация килде

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

     Кичә 21 апрель Саба муниципаль районына эш визиты белән Саха Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Михаил Никифоров җитәкчелегендәге делегация килде. Делегация составында Саха Республикасы (Якутия) Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Николай Афанасьев, Ветеринария департаменты җитәкчесе Петр Петрович, «Туймаада" акционер җәмгыятье генераль директорының беренче урынбасары Алексей Гуляев һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Мотыгуллин Габдулхак Гусманович бар иде. Очрашу барышында делегация вәкилләре «Умырзая» терлек сую пунктында, «Лукоз Саба», «ПМК» ачык акционерлык җәмгыятлэре  һәм Сатыш авылында ветеринария хезмәтенең мобиль пунктында булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International