2020 елның 30 маенда "В книжной памяти мгновения войны" яшь иллюстраторларның республика конкурсын оештыру комитеты утырышы булды, анда конкурсантларның иң яхшы эшләре билгеләнде. Конкурс гражданлык һәм әхлакый ориентирларны формалаштыру, яшьләрнең патриотик аңын Ватаныбызның героик тарихы үрнәгендә формалаштыру максатыннан үткәрелде. Конкурста 15-30 яшьләрдәге яшьләр катнашты.Конкурска Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 15 эш җибәрде. Шәмәрдән балалар китапханәсеннән Миннебаев Даниф диплом, калган катнашучылар рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шулай ук Республика яшүсмерләр китапханәсе яшь иллюстраторлар республика конкурсында яшьләрнең катнашуын оештыруда нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен «Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенә Рәхмәт хаты тапшырды.
9 июнь көнне район балалар китапханәсе район китапханәсе белән берлектә Халыкара дуслар көне уңаеннан, китап күргәзмәләре янында балаларны һәм яшьләрне якташ язучыларыбызның дуслык турында язган шигырьләре, җырлары белән таныштырдылар. Шулай ук "Шигырьне тәмамла", "Мәкальләрне дәвам ит" уеннары уйнатылды.
Ел саен 6 июньдә, бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның туган көнендә, рус теле көне билгеләп үтелә. 1 июньнән 6 июньгә кадәр китапханә «Пушкин юлы» дип исемләнгән видео-шигырьләр сөйләве оештырды. Китапханә укучылары А.С. Пушкинның үзләренә ошаган шигырьләрен укып видеога төштеләр. Барлык видео-шигырьләр дә китапханә битләрендә Instagram да урнаштырылып барылды. Үзәк район китапханәсе китапханәчеләре «А.С. Пушкин шигырьләре минем башкаруымда» дип исемләнгән челлендж оештырдылар. Әлеге видеороликны сез Instagram да sababiblioteka сылтамасы буенча карый аласыз. Шулай ук китапханәләрдә «Россиядә Пушкин көне» дигән китап күргәзмәләре оештырылды.
Тарихтан билгеле булганча, 1922 елның 19 маенда комсомолның Бөтенроссия конференциясе пионер отрядлары төзү турында карар кабул итә һәм ул СССРда пионерия туган көне итеп билгеләп үтелә башлый, аның нигезендә барлык шәһәрләрдә, авылларда пионер оешмалары төзелә. Ләкин СССР таркалганнан соң пионерия туган көне рәсми бәйрәм булудан туктый. Пионер - "беренче" дигәнне аңлата. Пионерлар - киләчәккә юл яручылар, курку белми, алдан баручылар. Узган гасырның 80 елларга чаклы туган балалары кызыл галстук һәм пионер значогы тагып йөргән балачакларын әле дә горурланып, сагынып искә алалардыр.
Колхозлашу, Бөек Ватан сугышы еллары, авыр сынау, көрәш, Бөек Җиңү. Бу чорда районыбызның яшь ленинчылары өлкәннәр белән беррәттән иген иккән, станок артларына баскан, Бөек Җиңүне якынайту һәм сугыштан соң илебезне аякка бастыру өчен үзләреннән өлеш керткәннәр.
Пионерия көне мәктәп балалары өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә бәйрәм булган, бердәмлек һәм дуслык хисләрен ныгыткан.
Шушы көн уңаеннан район балалар китапханәсе "Пионерия иле" дип исемләнгән видеоролик эшләде. Әлеге видеоролик белән үзәк китапханәнең шәхси инстаграм битендә танышырга мөмкин.
Күренекле татар язучысы Мәгъсум Хәмит улы Хуҗин 1930 елның 15 маенда Татарстанның Саба районы Тенеки авылында туган. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. «Татарстан яшьләре» газетасында берничә ел эшләгәннән соң чирәм җирләрне үзләштерүдә катнаша. Саба районында чыга торган «Җиңү байрагы» газетасында һәм 1962-1965 елларда Арчага кушылган алты район өчен чыгарыла торган берләштерелгән газета редакциясендә җаваплы секретарь булып эшли. Мәгъсум Хуҗин 1969 елда Казанга «Чаян» журналының җаваплы секретаре итеп күчерелде һәм 1990 елга кадәр шушы хезмәттә булды. Язучы буларак аның иҗат активлыгы нәкъ менә Казанда эшләү чорына туры килә. Язучының «Ерганак юл ала», «Өч каен ышыгы», «Курагай атлары», «Авылым урамнары», «Урманлы үр» һәм башка күп исемдәге китаплары бар. Хуҗин кыска жанрда иң актив иҗат итүче язучыларның берсе иде. Хикәя остасы буларак 1997 елда аңа үзенең якташы Фатих Хөсни исемендәге премия бирелде. Татар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен 1986 елда Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде.
Саба районы мәдәният бүлеге, Әбрар Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе белән берлектә, якташ язучыбыз Мәгъсум Хуҗинның 90 еллык юбилее уңаеннан, 15-22 май көннәрендә “Тенекинең талантлы улы” акциясе игълан итте. Сезне #отделкультурысабинскогорайона, #сабакитапханәсе, #ТАССР100, #Саба90 хештеглары белән Мәгъсум Хуҗинның үзегезгә охшаган әсәрләреннән өзекләр урнаштырырга һәм истәлекләр белән уртаклашырга чакырабыз.
15 май - Халыкара гаилә көне. Бу көн Россиядә 1994 елдан бирле билгеләп үтелә. Хәзерге заманда һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч җыя. Үз йортында бәхетле булган кеше генә бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен билгеләп үтелә. Әлеге көн уңаеннан район балалар китапханәсе видеоролик ясады, сез аның белән үзәк китапханәнең шәхси инстаграм битендә таныша аласыз.
Мәхәббәт турында китаплар укырга тәкъдим итәбез.
www.tatkniga.ru сайтының "Китапханә" бүлегендә БУШЛАЙ укырга мөмкин
«Синдә минем хакым бар». Гиматдинова Н.М.
«Сукыр мəхəббəт». Исхакова Г.З.
«Синең өчен яшим». Әхмәтгалиева А. Г.