ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә волонтерлар тарафыннан ялгыз яшәүче өлкәннәргә кирәк-яраклар (дарулар, азык-төлек) китерү буенча "кайнар линия" телефоннары эшли башлады: (884362) 2-28-82


23
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

    Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышлы авыруы COVID-19 таралуын булдырмау буенча агымдагы санитар-эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә, Татарстанда Бөек Ватан сугышы буыны турында шәхси хәтерне саклау буенча "Үлемсез полк" акциясе "ВКонтакте" социаль челтәре базасында онлайн узачак.


22
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында дача сезоны башлануга әзерләнү буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә видеоконференция режимында узды.

Бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов коронавирус эпидемиясе шартларында терлекчелек һәм эшкәртү предприятиеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итүгә багышланган киңәшмә уздырды. Видеоконференция режимындагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.


21
апрель, 2020 ел
сишәмбе

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНДА ЯҢА КОРОНАВИРУС ИНФЕКЦИЯСЕ ТАРАЛУНЫ БУЛДЫРМАУ БУЕНЧА КАРАРЛАР ҖЫЕНТЫГЫ

2020 елның 21 апреленә Саба районы буенча имин булмаган илләрдән COViD буенча килгән 46 кеше (элемтә өчен), РФдан 17 кеше медицина күзәтүе астында.

Саба районы буенча 2020 елның 21 апреленә короновирус йоктыруның 2 очрагы расланган.

Илдәге коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә Олы Кибәче авыл җирлегендә 65 яштән өлкән ялгыз кешеләргә волонтерлар ярдәм итә. Безнең җирлектә волонтер булып Гайнетдинова Айсинә, Хадиуллина Гөлфирә, Шәрәфиева Гүзәл эшли.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Илдәге коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә Олы Кибәче авыл җирлегендә 65 яштән өлкән ялгыз кешеләргә волонтерлар ярдәм итә. Безнең җирлектә волонтер булып Гайнетдинова Айсинә, Хадиуллина Гөлфирә, Шәрәфиева Гүзәл эшли.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

20
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлап җибәргән #МыНаРаботеДляВас#БезЭшлибез флэшмобына кушылучылар артканнан-арта бара.

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Мәктәп еллары исегездәме? Үзегезнең кабинет, сыйныф тактасы буйлап сызгырып шуучы акбур , сыйныфташларның көлүе... Бүген мәктәп укучыларының дәресләре бөтенләй андый түгел. Алар язгы каникуллардан парта артына түгел, ә ноутбук, планшетлар һәм смартфоннар экраннары артына әйләнеп кайтты. Һәм барлык балаларның да мондый техникасы юк. Бу укучыларга дистанцион рәвештә белем алу мөмкинлеге бирү өчен Татарстанда #Отдайзапаснойгаджетвсвоюшколу акциясе старт алды. Безгә  сезнең ярдәмегез бик кирәк. Сез мәктәбегезгә үзегез кулланмый торган  компьютерлар, ноутбуклар, смартфоннар алып килергә яки сатып алырга, яки аларны сатып алырга акча күчерә аласыз. Әгәр сезнең мөмкинлекләрегез бар икән, туган мәктәбегезгә ярдәм итегез һәм аз керемле гаиләләрдәге балаларга укытучылар белән элемтәне югалтмау, тизрәк дуслар күрү һәм дәресләргә тулы рәвештә кайту мөмкинлеге бирегез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International