ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНДА ЯҢА КОРОНАВИРУС ИНФЕКЦИЯСЕ ТАРАЛУНЫ БУЛДЫРМАУ БУЕНЧА КАРАРЛАР ҖЫЕНТЫГЫ

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

№ 208 | "Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышлы авыруы таралуны булдырмау чаралары турында" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.03.2020 ел, 208 номерлы  карарына сылтама: http://pravo.tatarstan.ru/rus/npa_kabmin/post/?npa_id=549726

- 20 дән артык кеше катнашкан чаралар үткәрү рөхсәт ителми

- Тәмәке тарту өчен кальян бирү буенча хезмәт күрсәтү рөхсәт ителми

- Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле начар хәл булган илләрдән килгән гражданнарга 14 көн эчендә үз-үзеңне изоляцияләү режимын тәэмин итәргә

№ 218 | «Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышлы авыруы таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына сылтама: http://pravo.tatarstan.ru/rus/npa_kabmin/post/?npa_id=552366

- 26 марттан спорт үзәкләре, йөзү бассейннары, фитнес үзәкләре, кинотеатрлар, Төнге клублар, балалар өчен уен бүлмәләре, балалар күңел ачу үзәкләре һәм башка күңел ачу оешмалары эшчәнлеген туктатырга.

№ 223 | «Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышлы авыруы таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертү хакында" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карары http://pravo.tatarstan.ru/rus/npa_kabmin/post/?npa_id=553821

- 28 марттан 5 апрельгә кадәр түбәндәгеләрнең эшчәнлеген туктатырга:

А) сәүдә объектлары, азык-төлек товарлары, даруханәләр һәм даруханә пунктларыннан тыш, сәүдә-күңел ачу үзәкләре (комплекслар), ваклап сату базарлары

Б) азык-төлек товарлары, даруханәләр һәм даруханә пунктларыннан тыш, гомуми мәйданы 100 кв.м. дан артык булган бүтән ваклап сату объектларының эше.

В)  гражданнарга мондый объектларның урыннарына барып кермичә, шулай ук илтеп җиткерүдән тыш, җәмәгать туклануы объектларының эше.

Г) матурлык, СПА, косметика, массаж салоннары һәм солярий, мунча, сауна, һәм мондый хезмәтләр күрсәтүче башка объектларның эше.

№ 234 | "Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышлы авыруы таралуны булдырмау чаралары турында «2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәреш кертү хакында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карары http://pravo.tatarstan.ru/rus/npa_kabmin/post/?npa_id=554436

- 28 марттан санитар-эпидемиологик хәлнең яхшыруына кадәр түбәндәгеләрнең эшчәнлеген туктатырга:

Б) башка ваклап сату объектлары эше, моннан тыш:

- Даруханәләр һәм даруханә пунктлары

- Азык-төлек товарлары сатучы объектлар исемлеге

- Азык-төлек булмаган товарлар исемлегенә кертелгән товарларны сата торган, шулай ук мобиль элемтә хезмәтләре күрсәтүгә шартнамә төзү гамәлгә ашырыла торган объектларның гомуми мәйданы 100 кв. метрдан ким булган объектлары ;

Чикләүләр аларны сатып алучыга илтү, шулай ук дистанцион ысул белән сатуга кагылмый.

30 марттан санитар-эпидемиологик хәлнең яхшыруына кадәр түбәндәге гражданнарны мәҗбүр итәргә:

А) 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга, шулай ук карарның кушымтасында күрсәтелгән авырулар булган затларга яшәү (тору) урыннарыннан, гомеренә һәм сәламәтлегенә турыдан-туры янау очракларыннан тыш, китмәскә.

Б) башка гражданнарны, ашыгыч медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү очракларыннан, тормышка һәм сәламәтлегенә турыдан-туры янау очракларыннан, шулай ук әлеге карар нигезендә гамәлгә ашыру чикләнмәгән товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу урынына кадәр бару, яшәү урыныннан 100 метрдан да артмаган арада йорт хайваннарын йөртү, калдыкларны якындагы җыелган урынга кадәр чыгару очракларыннан тыш, яшәү (тору) урыныннан китмәскә. Закон нигезендә эш бирүченең документы (белешмәсе) булган очракта, ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнгән форма буенча эшчәнлеге белән бәйле булган очракта хәрәкәт итү рөхсәт ителә.

В) социаль дистанция 1,5 метр.

Г) кешеләрнең уртак булуы белән бәйле оешмаларда социаль дистанцияне үтәүне, махсус тамга төшерү һәм махсус рөхсәт режимын билгеләү юлы белән тәэмин итәргә.

№ 240 | "Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышлы авыруы таралуны булдырмау чаралары турында «2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарын гамәлгә ашыру чаралары хакында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карары 31.03.202020 карарга сылтама: http://pravo.tatarstan.ru/rus/npa_kabmin/post/?npa_id=555101

- Күчеп йөрүгә махсус рөхсәтләр бирү тәртибе (СМС ))

- Документ формасы (эш бирүче белешмәсе)

- Йөк җибәрүченең белешмә формасы

№ 252 | "Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышлы авыруы таралуны булдырмау чаралары турында «2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карары http://pravo.tatarstan.ru/rus/npa_kabmin/post/?npa_id=556556

- Үсемлек орлыклары, суган, бүлбеләр һәм тамырлар, үсемлекләр һәм үсентеләр, ашламалар, грунт, шулай ук бакчачылык алып бару өчен товарлар сату рөхсәт ителә.

№ 260 | "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым актларына үзгәрешләр кертү турында" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карары http://pravo.tatarstan.ru/rus/npa_kabmin/post/?npa_id=557386

- Нотариуслар һәм аларның эшчәнлеген тәэмин итүче затлар тарафыннан кичектергесез нотариаль гамәлләр кылу рөхсәт ителә

№ 272 | "Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышлы авыруы таралуны булдырмау чаралары турында «2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәреш кертү хакында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карары http://pravo.tatarstan.ru/rus/npa_kabmin/post/?npa_id=559121

- Карарның яңа редакциясе гражданнар өчен күпкә аңлаешлы. Барлык үзгәрешләр дә бердәм редакциягә җыелган.

№ 279 | "Яңа коронавирус йогышлы авыруы таралуны булдырмау максатларында кертелгән тыюлар һәм чикләүләр гамәлдә булган чорда Татарстан Республикасында йөрүгә махсус рөхсәтләр бирү тәртибенә үзгәрешләр кертү турында" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Карары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышлы авыруы таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 ел, 19 март, 208 нче карарын тормышка ашыру чаралары хакында" 2020 ел, 31 март, 240 нчы карары белән расланган карарга сылтама: http://pravo.tatarstan.ru/rus/npa_kabmin/post/?npa_id=559996

- Хәрби комиссариатка, КФҮ һәм Пенсия фондына бару, үзмәшгуль гражданнар белән эш алып бару өчен махсус рөхсәт бирү тәртибенә үзгәрешләр кертелде.

№ 280 | "Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышлы авыруы таралуны булдырмау чаралары турында" 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына сылтама: http://pravo.tatarstan.ru/rus/npa_kabmin/post/?npa_id=559991

-Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килгән гражданнар өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы 14 көн.

- Дини йолаларда һәм тантаналарда катнашу тыела.

№ 306 | "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым актларына үзгәрешләр кертү турында" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карары http://pravo.tatarstan.ru/rus/npa_kabmin/post/?npa_id=562341

- 20.04.2020 дән профилактик чараларны үтәгәндә чәчтараш хезмәтләре күрсәтү рөхсәт ителә

- Җәмәгать урыннарында шәхси саклану чараларыннан башка булу (битлекләр, ресираторлар) тыела

- Югары температура, авыру билгеләре булган затларның эшкә чыгуына юл куймаска.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International