Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Мәктәп еллары исегездәме? Үзегезнең кабинет, сыйныф тактасы буйлап сызгырып шуучы акбур , сыйныфташларның көлүе... Бүген мәктәп укучыларының дәресләре бөтенләй андый түгел. Алар язгы каникуллардан парта артына түгел, ә ноутбук, планшетлар һәм смартфоннар экраннары артына әйләнеп кайтты. Һәм барлык балаларның да мондый техникасы юк. Бу укучыларга дистанцион рәвештә белем алу мөмкинлеге бирү өчен Татарстанда #Отдайзапаснойгаджетвсвоюшколу акциясе старт алды. Безгә сезнең ярдәмегез бик кирәк. Сез мәктәбегезгә үзегез кулланмый торган компьютерлар, ноутбуклар, смартфоннар алып килергә яки сатып алырга, яки аларны сатып алырга акча күчерә аласыз. Әгәр сезнең мөмкинлекләрегез бар икән, туган мәктәбегезгә ярдәм итегез һәм аз керемле гаиләләрдәге балаларга укытучылар белән элемтәне югалтмау, тизрәк дуслар күрү һәм дәресләргә тулы рәвештә кайту мөмкинлеге бирегез.