ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2023 ел
дүшәмбе

    24 март көнне, ЗАГС бүлеге  җитәкчесе Гөлнар Шафикова Явлаштау  урта мәктәбендә әти-әниләр җыелышында катнашты. Әти-әниләр һәм укытучылар бүлек тарафыннан башкарыла торган хезмәтләр, ЗАГС органнары тарихы белән таныштырылды. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге райондашларны әдәп-әхлакка өнди торган вәкаләткә дә ия. Очрашуның максаты: гаилә кыйммәтләре, гаилә традицияләре турында сөйләшү, гаилә институтын ныгыту һәм популярлаштыру, үсеп килүче буынга бердәм рухи - әхлакый тәрбия бирү мәсьәләләре иде.


22
март, 2023 ел
чәршәмбе

  Шекше төп мәктәбендә, ата-аналар җыелышы кысаларында, ЗАГС хезмәткәрләре әти-әниләр белән очрашты. Мондый очрашуларның төп максаты - ата-аналарда гаилә тормышына уңай һәм җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру һәм ЗАГС органнары эшчәнлеге белән танышу.


20
март, 2023 ел
дүшәмбе

    18 март көнне Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлнар Шафикова Килдебәк урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары өчен үткәрелгән дәрестән тыш эшчәнлектә катнашты.

   "Разговоры о важном" дип аталган дәрестән тыш эшчәнлек "Гаилә кыйммәтләре" темасына багышланды.

    Укучылар ЗАГС бүлеге эшчәнлеге белән таныштылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр.

    Безнең гаилә кыйммәтләре - уртак: өмет, ышаныч,  мәхәббәт, җаваплылык, гаиләңне кайгырту.


17
март, 2023 ел
җомга

  16 март көнне Саба муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге “Гаилә белеме” курсы буенча, Эзмә урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучыларын каршы алды. Гаилә кыйммәтләре, мәхәббәт һәм гашыйк булу, үзара мөнәсәбәтләрнең төп кагыйдәләре турында әңгәмәне ЗАГС бүлеге башлыгы Гөлнар Шафикова үткәрде.


14
март, 2023 ел
сишәмбе

Саба районы ГХАТ бүлеге «Яшь гаилә мәктәбе» проектын гамәлгә ашыра башлады, аның кысаларында    13 мартта беренче очрашу узды. «Семицветик» муниципаль психология-педагогика хезмәте психологлары белән берлектә, түгәрәк өстәл форматында яшь парлар белән очрашу үткәрелде.


13
гыйнвар, 2023 ел
җомга

2023 нче елның 13 нче гыйнварында Район үзәк шифаханәсенең бала тудыру бүлегеннән тантаналы рәвештә тәүге сабыйны өенә озаттылар. Бу шатлыклы мизгелләрне  Байлар Сабасыннан Шәмсевәлиевлар гаиләсе кичерде. Илдар һәм Диләрәнең нәни уллары 9 нчы гыйнвар көнне туды. Аңа “Илназ”  дип исем кушалар.  Саба муниципаль районы башкарма комитетының Аппарат җитәкчесе Марат  Кәримов, Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлнар Шафикова, Саба шәһәр җирлеге Башлыгы Расих Хасанов Шәмсевәлиевларны котлап гаилә бәхете, иминлек, тигезлек, ә сабыйга сәламәтлек, бәхетле киләчәк теләде.

 


9
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

    2023елның 9гыйнварында Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә 2023елның беренче парлары - Илгиз Нияз улы Ахунов һәм Дилә Роберт кызы Кашаповаларның гаиләсе теркәлде.  Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Аппарат җитәкчесе Марат Рәшит улы Каримов, Саба шәһәр җирлеге Башлыгы Расих Мөбәрәк улы Хасанов, Саба районы Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлнар Илдар кызы Шафикова яшь гаиләне котлап гаилә бәхете, иминлек, тигезлек, бәхетле киләчәк теләде.


22
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

    Саба муниципаль  районы Башкарма комитеты гражданлык  хәле актларын теркәү бүлеге, 2022 ел – Россиядә гражданлык хәле актларын теркәү оешуга 105 ел тулу уңаеннан, “Пар балдаклар” акциясе игълан иткән иде. Акция “Вконтакте” социаль челтәрендә уздырылды. 22 декабрь көнне, үз якыннарының гаилә төзү тарихы белән уртаклашучылар өчен очрашу үтте. Кунаклар гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге эшчәнлеге белән таныштылар. Гаиләләр тату һәм тигез булсын, шулай булса, җәмгыятебез дә нык булыр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International