2023елның 9гыйнварында Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә 2023елның беренче парлары - Илгиз Нияз улы Ахунов һәм Дилә Роберт кызы Кашаповаларның гаиләсе теркәлде. Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Аппарат җитәкчесе Марат Рәшит улы Каримов, Саба шәһәр җирлеге Башлыгы Расих Мөбәрәк улы Хасанов, Саба районы Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлнар Илдар кызы Шафикова яшь гаиләне котлап гаилә бәхете, иминлек, тигезлек, бәхетле киләчәк теләде.