Шекше төп мәктәбендә, ата-аналар җыелышы кысаларында, ЗАГС хезмәткәрләре әти-әниләр белән очрашты. Мондый очрашуларның төп максаты - ата-аналарда гаилә тормышына уңай һәм җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру һәм ЗАГС органнары эшчәнлеге белән танышу.
Чара барышында гаилә кору мәсьәләләре, гаилә тормышында килеп туган кыенлыклар һәм гаилә төзүгә комачаулаучы мәсьәләләр сөйләшенде. Моннан тыш, туучылар саны кимү, никахлар саны кимү, аерылышулар саны арту проблемалары да игътибар үзәгендә тора.
Безнең теләк: үзара аңлашуга һәм татулыкка нигезләнгән ныклы һәм тату гаиләләр булдырырга, гаилә тарихы белән кызыксынырга, гаилә юбилейларын билгеләп үтәргә. Андый чаралар гаиләнең төрле буын әгъзаларын берләштерә, ярату, яхшы мөнәсәбәт һәм бала тәрбияләүнең кыйммәтле тәҗрибәсен дәвамлы итә.