ЯҢАЛЫКЛАР


6
гыйнвар, 2024 ел
шимбә

Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Кыш бабайга агач тактага рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Чарада катнашучы балалар белән бәйрәмнең килеп чыгышы , кайдан шундый кызыклы  бабай барлыкка килгән, ул башта  һәм соңрак нинди булганлыгы турында әңгәмә корылды. Истәлек өчен балалар такталарга рәсемнәр ясадылар һәм әлеге чарадан бик күп уңай эмоцияләр алдылар.        

Тэги: мәдәният бүлеге

5
гыйнвар, 2024 ел
җомга

Яңа елга карата кибет киштәләрендә төрле, матур уенчыклар барлыкка килде. Шунсы мөһим, уенчыкларны бала үз куллары белән ясаганда, ул зур шатлык һәм куаныч китерә. Кышкы Яңа ел каникуллары көннәрендә Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда «Яңа ел уенчыклары тарихы» дип исемләнгән мастер-класс уздырылды. Чара барышында балалар әлеге уенчыкның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, ә аннары бергәләп аларны үз куллары белән ясарга өйрәнделәр. Балалар әлеге чарада бик теләп катнаштылар.

Тэги: мәдәният бүлеге

4
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

4 январь көнне Саба район китапханәсенең уку залында “Өлкәннәр” клубының чираттагы утырышы узды. Бүгенге көн темасы: "Бүләкләр бирәбез!”. Яңа ел бәйрәменең төп атрибутларыннан берсе - бүләк. Бүләк бирү ул – игътибар билгесе дә, хөрмәтләү дә, якыннарыбызны сөендерү дә. Ә бүләкне тапшыра яки кабул итә беләбезме соң? Ул – үзе бер фән! Аның өчен махсус этикет кагыйдәләре дә бар. "Сөембикә" журналыннан (2023 ел, №12) этикет буенча белгеч Айсылу Гарипованың "Бүләк бирәм...” дигән статьясын һәм Миләүшә Әхмәтҗанованың "Яңа ел бүләге" хикәясен кычкырып укыдык һәм әңгәмә үткәрдек.

Тэги: мәдәният бүлеге

1
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

Өр-яңа елны дуслар белән каршы алу матур гадәт. Саба район китапханәсе, музей белән берлектә, 2024 нче елның иң беренче көнендә үзенең якын дусларын үзәк чыршы янына чакырды. Бәйрәм әкияти тамаша белән башланып китте. Үзенә алмашка килергә тиешле Аҗдаһаны эзләп юлга чыккан Куян кызы төрле могҗизаларга юлыкты.  Китап укучыларыбыз, әкият геройлары  ярдәме белән бәйрәмнең төп кунаклары Кыш бабай, Кар кызы, Аҗдаһа балалар һәм өлкәннәребез янына килде. Кызыклы уеннар, җыр-биюләр һәркемне балачагына алып кайтты. Саф һавада уйналган уеннарның тылсымлы көчен тоеп, якын дуслар белән очрашу шатлыгын күңелләргә салып, елны матур итеп, бергәләп башладык.

Тэги: мәдәният бүле

7
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Музыка илһам бирә, мәхәббәт һәм гармонияне тоярга булыша. «Тылсымлы сәнгать дөньясы» концерты программасында тыңлаучылар төрле вакытларның әсәрләрен соло һәм ансамбль башкаруында (баян дуэты, фортепиано, халык уен кораллары ансамбле, хореография коллективлары) тыңлап ләззәтләнде. Алар Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба сәнгать мәктәбе укучылары башкаруында яңгырады.

Тэги: мәдәният бүлеге

5
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 4 декабрендә “Х. һәм А.Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе”  муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең сәнгать бүлегендә 2 сыйныф укучылары белән бергә, укытучысы Газизова Гүзәл Равил кызы, “Гомуми төсләр фоны һәм бай эчтәлекле гармония” темасына рәсем сәнгате буенча ачык дәрес үткәрде. Ачык дәреснең төп максаты төсләрнең бай булуы турында күзаллау бирү һәм «по - сырому» техникасында акварель буяулар эшләү алымнары белән танышуны дәвам итү иде.

Тэги: мәдәният бүлеге

4
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Саба туган якны өйрәнү музеенда социаль хезмәт алучылар өчен Халыкара инвалидлар көне уңаеннан «Тукымадан картина»  дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Тукымадан ясалган рәсем үзенчәлекле һәм күңелле шөгыль, бигрәк тә аны үз кулларың белән ясасаң. Мондый иҗади эш өчен махсус күнекмәләр, кыйммәтле материаллар кирәк түгел. Шулай ук кунаклар өчен музейда экскурсия дә үткәрелде. Алар һәр экспонатны зур кызыксыну белән карадылар.

Тэги: мәдәният бүлеге

3
декабрь, 2023 ел
якшәмбе

Хәзерге заманда балаларны китап укырга җәлеп итүнең яңа ысулларын табарга кирәк. 2 декабрьдә Шәмәрдән балалар китапханәсендә «Илһам» ял көне клубы әгъзалары өчен, «Иҗади остаханә» проекты кысаларында, "Выжигание по дереву" мастер –классы уздырылды.

Балалар үзләренә ошаган рәсемнәрне сайладылар һәм дәрескә керештеләр. Беренче тапкыр кулларына электр яндыргыч каләмен алып, балалар рәсем контурларын җентекләп ясадылар.

Эшләрне тиз башкаручыларга "Щенячий патруль", "Три кота" һ.б. журналларны укырга вакыт калды.

Тэги: мәдәният бүлеге

21
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

ӘНИ, ӘНИЕМ, ӘНКӘЕМ. Бу сүздә махсус энергия яшеренгән, андагы җылылык, наз һәм чиксез мәхәббәт белән сугарылган. Традиция буенча Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге сәнгать балалар мәктәбендә рәсем бүлеге укучылары Әниләр көненә төп бүләк әзерлиләр, анда балалар үзләренең бөтен фантазияләрен һәм мәхәббәтләрен - яраткан әниләре өчен портрет һәм кул эшләре ясыйлар.

Тэги: мәдәният бүлеге

15
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елның 14 ноябрендә укучылар  МБОУ ДО " Х.һәм А. Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар мәктәбенең" укытучылары белән бергә рәссам Мөдәрис Минһаҗевның район мәдәният йортында оештырылган күргәзмәсендә булдылар.

Тэги: мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International