2023 елның 14 ноябрендә укучылар МБОУ ДО " Х.һәм А. Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар мәктәбенең" укытучылары белән бергә рәссам Мөдәрис Минһаҗевның район мәдәният йортында оештырылган күргәзмәсендә булдылар.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләр арасында индустриаль һәм табигый пейзажлар, портретлар һәм натюрмортлар бар. Рәссам иҗатында яңа юнәлешкә орнамент темасына аерым урын бирелә. Автор орнаментны милли архетипларны аңлау өчен ачкыч итеп куллана. Укытучылар Газизова Гүзәл Равил кызы һәм Галиева Эльвира Раеф кызы рәссамның иҗаты белән таныштылар. Укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.Балалар күргәзмәгә килүләренә бик шатландылар.