Хәзерге заманда балаларны китап укырга җәлеп итүнең яңа ысулларын табарга кирәк. 2 декабрьдә Шәмәрдән балалар китапханәсендә «Илһам» ял көне клубы әгъзалары өчен, «Иҗади остаханә» проекты кысаларында, "Выжигание по дереву" мастер –классы уздырылды.
Балалар үзләренә ошаган рәсемнәрне сайладылар һәм дәрескә керештеләр. Беренче тапкыр кулларына электр яндыргыч каләмен алып, балалар рәсем контурларын җентекләп ясадылар.
Эшләрне тиз башкаручыларга "Щенячий патруль", "Три кота" һ.б. журналларны укырга вакыт калды.