Дәүләт һәм муниципаль финанслар белән идарә итүнең ачыклыгын арттыру соңгы елларда хакимият органнары эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.
12 март көнне Ике басу Арташ авылы мәдәният йортында Финанс – бюджет палатасы, Үзәкләштерелгән бухгалтерия һәм территориаль казначылык департаменты бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан “Җырлыйк әле” шоу-проекты тәкъдим ителде.
Иң беренче язгы бәйрәм – 8 март бәйрәме уңаеннан Финанс – бюджет палатасы егетләре коллектив кызларын бәйрәм белән котлады. Бәйрәм уңаеннан оешма рәисе Ш.А.Сөнгатов кызларга иң матур теләкләрен җиткерде. Кызларны бәйрәм белән тәбрикләп, Югары Симет, Олы Арташ, Шекше, Мичән, Сатыш авылларының җирлек башлыклары Радик Хайртдинов, Ильгизар Ахмадуллин, Алмаз Аглямзянов, Айзат Гараев, Фаиль Шафигуллиннар үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр. Җырлар арасында Финанс – бюджет палатасы һәм территориаль казначылык департаменты кызларына бүләкләр дә тапшырылды. Концерт программасы һәркемнең күңеленә хуш килде, күңелләрне күтәрде.
Саба районында ел саен күңелле Яңа ел бәйрәме – Кыш бабайлар парады уза. Саба муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы коллективы бәйрәмдә һәрвакыт актив катнаша. Бу ел да искәрмә булмады. Әлеге бәйрәмдә Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре үзләренең бию һәм театраль осталыкларын күрсәтеп, күңелле биюләр белән үгез елын озатып, тигр елын каршыладык. Бу күңелле тамаша нәтиҗәләре буенча, Финанс-бюджет палатасы Кыш Бабайлар парадында мактаулы 1 урынга лаек булды. Шулай ук Яңа ел чыршысын бизәгән өчен Финанс-бюджет палатасы кызыксындыру бүләгенә лаек алды. Барлык катнашучыларны чын күңелдән котлыйбыз.
“Финанс-бюджет палатасында” хезмәт куючылар районда узып килүче спорт чараларында актив катнашып киләләр. Шушы көннәрдә “Саба Арена” спорт мәктәбендә узган өстәл теннисы уеннарында да алар читтә калмадылар. Әлбәттә, оешманың җиңүләр исемлегенә призлы урыннар да өстәлде. Егетләр арасында узган уеннарда Алмаз Гарипов икенче, кызлар арасындагы уеннарда Лилия Шакирова өченче урыннарга лаек булдылар. Шулай ук оешмадан катнашкан барлык егетләр-кызлар да уңышлы чыгыш ясадылар. Ярышлар җылы, дустанә атмосферада үтте.
Бүген, 12 ноябрь көнне нәтиҗәле һәм намуслы хезмәтләре өчен Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Расих Рахимҗан улы Закирҗанов финансистларны тәбрикләп, үзенең ихлас теләкләрен җиткерде. Эльмира Валеева белән Алсу Юнысовага Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Зөлфия Кәримова, Ләйсән Нәҗипова һәм Алия Шакирова Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Еллык хисап һәм милек мәгълүматларының дөреслеген тикшерү максатыннан бюджет оешмаларында инвентаризация уздырыла. Оешмалардагы милек һәм милек йөкләмәләрен барлау буенча инвентарь тикшерү 2021 елның 17 сентябреннан үткәрелә башлады.
Сентябрь аенда үткәрелгән Бөтендөнья белем бирү акциясендә Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре дә катнашты. Бу көннәрдә диктант билгеләре билгеле булды. Бүлек мөдире Гөлнара Заһидуллина һәм баш белгеч Эльмира Валеева белемнәренең ныклылыгын “5”ле билгесе белән расладылар. Гомумән, әлеге акция татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, татар теленә мәхәббәт тәрбияләү һәм әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру булып тора.
Көзге календарьда бик матур бер бәйрәм бар. Табигать алтын төсләргә күмелгән мәлдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә.
Әлеге чара Олимп стадионында узды, анда 20дән артык кеше катнашты. Финансистлар һәм бухгалтерлар билгеләп куелган ГТО нормативларын үтәделәр. һәм әйтергә кирәк, бик уңышлы тапшырдылар. Хезмәткәрләрнең күбесе үзләренең яшь төркемнәрендә нормативларга туры килгән яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Бу чарадан барлык катнашучылар да канәгать калдылар: позитив күңел хәләтеннән тыш, үзләренең сәләтләрен дә тикшерделәр.