Финанс – бюджет палатасы белгечләре тарафыннан Россия Федерациясе бюджет системасының бердәм порталында мәгълүматлар формалаштыру һәм урнаштыру гамәлгә ашырыла

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

       Дәүләт һәм муниципаль финанслар белән идарә итүнең ачыклыгын арттыру соңгы елларда хакимият органнары эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Бүгенге көндә Финанс – бюджет палатасы  белгечләре тарафыннан Россия Федерациясе бюджет системасының бердәм порталында мәгълүматлар формалаштыру һәм урнаштыру эше гамәлгә ашырыла. Әлеге эшчәнлек РФ Финанс министрлыгының №243н боерыгы (28.12.16 ел) нигезендә алып барыла. Бердәм порталда бюджет формалаштыручы һәм үтәүче гавами-хокукый берәмлекләр турында гомуми белешмәләр белән танышырга мөмкин булачак. Шулай ук биредә җирле бюджет керемнәренең баш администраторлары исемлеге, кодлары һәм еллык бюджет процессын тормышка ашыруның план-графигы урнаштырылачак. Әлеге бердәм порталда бюджет оешмаларының финанс-хуҗалык эшчәнлегенең планы, җыелма бюджет язмасын формалаштыру,  алып бару тәртибе һәм районның финанс эшчәнлегенә кагылышлы  күптөрле  мәгълүматлар урын алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International