Еллык хисап һәм милек мәгълүматларының дөреслеген тикшерү максатыннан бюджет оешмаларында инвентаризация уздырыла. Оешмалардагы милек һәм милек йөкләмәләрен барлау буенча инвентарь тикшерү 2021 елның 17 сентябреннан үткәрелә башлады. Тикшерү барышында милекнең сакланышы, исәп мәгълүматлары белән мөлкәтнең фактка туры килүе дә барлана. Әлеге процедураның мөһимлеге турында Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтерлары да, оешма җитәкчеләре дә яхшы аңлый. Агымдагы ел периодында бүгенге көнгә инде районның 17 бюджет оешмасы инвентарь тикшерү узды.