Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре бүләкләнде

2021 елның 12 ноябре, җомга

Бүген, 12 ноябрь көнне нәтиҗәле һәм намуслы хезмәтләре өчен Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Расих Рахимҗан улы Закирҗанов финансистларны тәбрикләп, үзенең ихлас теләкләрен җиткерде. Эльмира Валеева белән Алсу Юнысовага Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Зөлфия Кәримова,  Ләйсән Нәҗипова һәм Алия Шакирова Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International