Финанс-бюджет палатасы белгече Эльмира Валеева һәм Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры Әнисә Мөбәрәкова «Бухгалтерлык хисабы нигезләре» темасы буенча квалификация күтәрү курсларында белемнәрен күтәрделәр. Курс барышында кызыклы һәм актуаль темалар күтәрелде. Һәр квалификация күтәрү курсы кебек үк, әлеге өч көнлек курслар да йомгаклау тесты белән тәмамланды.
Саба урта мәктәбендә әти - әниләрнең профессиялары белән танышу максатыннан сыйныф сәгатьләре үтә. Әлеге профориентация сәгатенә 2Б сыйныфы укучыларын үзенең һөнәре белән таныштыру максатыннан әлеге сыйфта укучы Сабинаның әнисе, Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры Сөмбел назирова чакырылды. Ул балаларны кыскача оешманың эшчәнлеге белән таныштырды. Аннары балалар гаилә бюджеты үрнәгендә керем, чыгым, бюджет, экономия төшенчәләре белән таныштылар. Акчаның гаиләгә ничек туплануын, нинди чыгымнарга сарыф ителүен дә практик дәрес аша үзләштерделәр.
Финанс-бюджет палатасының "Сукыр бер тиен" КВН командасы сәхнә тотты. Команда тирә-юньгә юмор күзлегеннән карап, халыкны көлдерә алды һәм жюри тарафыннан уңай бәяләмәле дә булды. Нәтиҗәдә, бездә призлы 1 нче урын.
Шаяртып-көлеп яшәгәндә дөнья бөтенләй икенче төсләрдә күренә. Аграр көллияттә узган "Әйдә ШаяРТ" КВН уеннарының муниципаль этабында әлеге атмосфера, энергетика нык сизелде. Димәк, ШаяРТ шаяртырга яратучыларны шаярттырып яшәтсен!
Яшел Үзәндә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды. Ярыш йомгаклары буенча шәхси зачетта 2нче урынны Финанс-бюджет палатасының бүлек җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина, 3нче урынны Алинә Миннегулова яулады. Команда, чаңгы спортына әзерлекнең югары дәрәҗәсен раслап, 1нче урынга лаек булды.
Бүген, 6 март көнне Финанс – бюджет палатасы коллективы кызларын ишек төбеннән үк Владимир Ильич Ленин һәм ләлә чәчәкләре көтә иде. Әлбәттә, бәйрәм иртәсе котлаулар һәм матур җырлар белән дәвам итте. "Матур язгы бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәм, сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек телим! Өегездә һәм күңелегездә мәхәббәт яшәсен, ә кәефегез һәрчак язгы кояш кебек күтәренке булсын» дип, оешма җитәкчесе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов үзенең ихлас теләкләрен җиткерде. Музыкаль бүләк итеп район мәдәният йорты хезмәткәрләре башкаруында иң матур җырлар яңгырады.
Узган шимбәдә Байлар Сабасында "СабаЧанаФест" исеме астында креатив чаналар фестивале узды. Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре исә фестивальда акча тулы капчык тартып баручы чана белән үзләренең чыгышларын тәкъдим иттеләр. Агитбригадалар арасында узучы җыр бәйгесендә дә акчалы чана игътибар үзәгендә булды. Әлбәттә, бәйге нәтиҗәләре дә озак көттермәде, икенче урын безнеке!
Лесхоз бистәсендә узган чаңгы ярышында Финанс-бюджет палатасы командалары 1нче һәм 3нче 2 урыннарга лаек булды. Оешма җитәкчесе Ш.Ә.Сөнгатов 2 урын яулады. Хатын-кызлар арасында Гөлнара Загидуллина 3 урынга, ир-егетләр арасында Илфар Габдрахманов 1 урынга лаек булдылар.
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Солдатта булган диләр" исеме астында 20 февраль көнне район мәдәният йортында концерт оештырылды. Концертта төрле елларда солдат хезмәте үткән ир - егетләр катнашты. Әлеге бәйрәм чарасыннан безнең оешма да читтә калмады, әлбәттә. Концерт номерларының тулылыгы, сәхнә бизәлеше, һәм, гомумән, чараның төп оештыручысы - Финанс-бюджет палатасы рәисе тынгысыз йөрәкле Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов иде. Концертта безнең егет-кызларыбызның катнашуы да ямь өстенә ямь булды. Солдат хезмәте кичкән егетләр - Илфар Габдрахманов, Рамил Шакиров, Айнур Әхмәтшин һәм сөйкемле, чибәр кызларыбыз Ләйсән Әхмәтшина, Алинә Фазылҗановаларның чыгышларын тамашачылар бик җылы кабул иттеләр.
Ш.А.Сөнгатов җитәкчелегендәге Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре "Россия чаңгы юлы-2026" спорт чарасында актив катнаштылар. Нәтиҗәдә чаңгычылар үзләренең яшь категорияләрендә 6 призлы урынга лаек булдылар: Шәмсун Акберович Сунгатов – 3 урын, Гөлнара Заһидуллина-2 урын, Алинә Миннегулова – 3 урын, Илфар Габдрахманов – 1 урын, Минзада Газизуллина – 3 урын, Таһир Хаертдинов – 3 урын. Аларны уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә дә яңа спорт җиңүләрен телибез.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан "Туган җиргә кайтты кайтмаганнар, "Хәтер китабы" на төренеп" исеме астында узган чараның нәтиҗәләре билгеле булды. Төрле жанрдагы чыгышларга бай булган тамашабыз уңай бәяләнеп, Финанс-бюджет палатасы һәм Казначылык департаменты территориаль бүлегенең күмәк иҗади хезмәте 1 урынга лаек булды.