ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2019 ел
җомга

     8 августта бөтен дөнья буенча мәчеләр көне билгеләп үтелә. Мәче көнендә кешеләр мәчеләргә үз хөрмәтен һәм мәхәббәт күрсәтә.   Бүген, 8 август көнне, Лесхоз авылы китапханәчесе балалар белән «Мурлыки: мәчеләр турында кызыклы фактлар» дип исемләнгән әңгәмә оештырды. Әңгәмә барышында кунаклар үзләренең өй сөеклеләре, песиләрнең тышкы кыяфәте һәм холкы турында сөйләделәр.  Шулай ук балалар мәчеләр турында кызыклы фактлар белән таныштылар. Песиләр кеше өчен генә мияулыйлар, егылганда һәрчак дүрт аякка басалар, 15-20 ел яшиләр, песи колагы 180 градуска борыла ала, песиләр бик яхшы ишетәләр. Әңгәмә барышында балалар мәче рәсемнәре ясадылар. Китапханәче тарафыннан китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар ярдәмендә балалар песиләрнең токымнары, мәчеләр турындагы мифлар белән таныша алдылар. Чара ахырында балалар истәлекле бүләкләр, сокландыргыч песиләр төшерелгән блокнотлар алдылар.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

7 август көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында балалар "Төрле төстәге кино дөньясы" дигән уен-викторинага җыелдылар. Дөньяда бернәрсә дә балаларга яраткан мультфильмнарны карау бүләк иткән рәхәтләнү белән тиңләшә алмый. Яхшы мультфильм балаларны дус булырга, иптәшләреңә ярдәм итәргә, зәгыйфьләрне якларга, юмарт һәм киң күңелле булырга өйрәтә. Китапханәче Гөлнәзирә Әүхәдиева чарада катнашучыларны танылган әкиятче Э.Успенскийның биографиясе белән таныштырды. Аның әсәрләре буенча "Простоквашинодан өчәү", "Простоквашинода  каникуллар" һәм "Простоквашинода кыш" дигән мультипликацион фильмнар төшерелде. Әлеге мультфильмнар буенча сәнгать җитәкчесе Айдар Хантимиров балалар өчен "Простоквашинодан сәлам" дигән викторинада балалар үзләренең эрудицияләрен һәм зирәклекләрен күрсәттеләр.  Аннан соң балалар ике командага бүленеп уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар.  Мавыктыргыч ярышта алар геройларны тасвирлау, мультфильмнар төшерелгән китапларны атау, канатлы гыйбарәләр булган персонажларны билгеләү кебек биремнәрне үтәделәр. Барлык балалар да булдырдылар!

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

8
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

8 август көнне Район балалар китапханәсендә “Китап сөюче” клубына йөрүче балалар өчен,  Саба төбәгендә яшәп иҗат итүче танылган шагыйрә – Миңнегөл Манихованың “Әниемә булышам” китабына  презентация үткәрелде. Шагыйрә үзенең балачак хәтирәләре  белән уртаклашты,  балалар өчен язылган шигырьләрен укыды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

Бөтендөнья мәчеләр көне ел саен 8 августта, хайваннарны яклау буенча Халыкара фонд инициативасы белән, йонлы өйдәшләрне хөрмәтләү, шулай ук сукбай мәчеләр һәм мәчеләр проблемасына игътибар җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Еш кына Мәчеләр әкият, мультфильмнар геройларына әверелә. Иң киң таралганнары-песиләр берничә гомер кичерә, ә тагын йортка килгән кешеләрнең ниятләрен интуитив рәвештә билгели һәм намуссыз кунакларны тоя ала. Бүген, 8 август көнне,  әлеге дата уңаеннан, без Ике басу Арташ мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче балалар белән «Наши пушистые друзья – кошки» исеме астында бу бәйрәмне билгеләп үттек. Балалар үзләренең песиләре турында мактый-мактый сөйләделәр. Сөйләгәндә аларның һәрберсенең йөзләрендә елмаю, йомшак дусларын искә алганда горурлык хисе сизелә иде. Шунлыктан дыр битлекләрне бик теләп, кызыксынып ясадылар. Аларны ачык төсләргә буяп, битлекләргә җан өрделәр. Мәчеләр турында язылган әкиятләрне искә алып кызыклы мизгелләрен сөйләделәр.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

7 август көнне Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Яшьлек белән очрашу» дип исемләнгән шигъри йолдызлык үткәрде. Китапханәче Мухаметзянова Л.Д. Башкортстанның халык шагыйре, татар әдәбиятының күренекле вәкиле Әнгам Атнабаевның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде. Аның мәхәббәт («Капка төбендә», «Сиңа җыр да язылмаган»), әни («Әнкәемә»), яшьлек («Яшьлек белән очрашу», «Без малайлар идек»), тормыш турында («Булды инде», «Аэропортта», «Ышанасы килми») шигырьләре укылды. Шулай ук китапханә кунаклары язучының шаярып язган әсәрләрен дә («Егетләр бәйләнәләр», «Хөббениса әтәче», «Бердән йөз», «Врачларның сүзен тыңласам») ишеттеләр.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

Бүген Лесхоз бистәсенең «Кыңгырау» музеенда Татарстан Республикасының Саба районы Олы Кибәче, Кече Кибәче, төбәк авылларыннан килгән балалар экскурсиядә булдылар.  Балалар кыңгыраулар, ботал, бубенчылар турында күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүмат белделәр, Музей коллекциясе белән таныштылар, кыңгырау чыңын тыңладылар. Балаларга музейда бик ошады. Килүчеләрнең гомуми саны 43 кеше тәшкил итте.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

Бүген 7 август көнне Лесхоз авыл китапханәсендә  «Ләйсән» балалар бакчасының урта төркеме балалары экскурсиядә булдылар. Китапханәче А.С. Пушкиның “Балыкчы һәм балык турында әкият” һәм С. Саубанованың «Нәни Болан баласы» турында әкиятләр укыды. Балалар Карт, карчык, Тылсымлы алтын балык, кечкенә болан турында белделәр. Тәрбияче укылган әкиятләр турында сораулар бирде, балалар җавап бирде.  Балаларга әкиятләр тыңлау файдалы, чөнки алар кешеләргә, хайваннарга, тереклеккә карата яхшы мөнәсәбәттә булырга өйрәтәләр, холкының иң яхшы сыйфатларын тәрбиялиләр.

 

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

6
август, 2019 ел
сишәмбе

Табигать – Жир-анабызга аз гына саксыз кагылсаң да, ул җимерелергә , уалырга гына тора. Шуңа күрә ул һәрвакыт безнең ярдәмебезгә мохтаҗ. Без аны күз карасы кебек сакларга, усаллардан якларга; киләчәк, алдагы буыннар турында кайгыртырга тиешбез. Бу элек – электән җәмгыятебездә иң актуаль һәм мөһим проблемаларның берсе булып санала. Адәм баласы табигатьтән башка бер көн дә яши алмаса да, табигатьне пычрата, агулый һәм шулай итеп, аңлы рәвештә, юкка чыгара. 5 август  көнне  әлеге экологик проблемаларны  булдырмау,табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатында Олы Кибәче авыл китапханәсендә  китап кыстыргычлары һәм буклетлар ясадык.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

3-9 август көннәрендә Шәмәрдән балалар китапханәсе Анатолий Георгиевич Алексинның 95 яшьлек юбилеена багышланган “Китап битләрендәге яхшылык” дип исемләнгән күргәзмә-күзәтү оештырды. Күргәзмәдә : «Очень страшная история», «Собрание сочинений в 3 томах», «Я встретил вас…», «А тем временем где-то …», «Дневник жениха» китаплары тәкъдим ителде.

Язучы Анатолий Алексинның китапларын белмәүче бер генә совет укучысы да булмагандыр, мөгаен. Әдәбиятчының иҗади карьерасының иң югары ноктасы нәкъ менә шушы чорга туры килә.

«Шалтыратыгыз һәм килегез!», «Акылсыз Евдокия», "Бишенче рәттән өченче" - Алексин китапларын мәктәп программасына кертүнең кирәге дә булмады, чөнки  балалар аның балачакның тылсымлы дөньясына гашыйк әсәрләрен бик теләп укыйлар иде.  Биредә, өлкәннәр дөньясындагы кебек үк, яхшылык һәм явызлык, шатлык һәм кайгы, тугрылык һәм хыянәт  янәшә атлый...

 

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

4 август көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Мультфильм юлы» исеме астында балалар викторинасы үткәрелде. Бу викторина гына түгел, ә аның сценарие бик бай һәм берничә этапка бүленгән иде. Чараның беренче этабы, әлбәттә, танып-белү булды, алып баручылар балаларга нинди танылган әкиятләрнең безнең көннәргә кадәр килеп җитүе, әкиятнең үлемсез булуы һәм һәрвакыт балалар арасында гына түгел, өлкәннәр арасында да популяр булуы турында сөйләделәр. Шулай ук әкиятләрдән ничек мультфильм тууы, мультипликаторларның ничек эшләүләре турында сөйләделәр. Аннан катнашучыларны " әкиятләр турында табышмаклар» көтте һәм моннан тыш, катнашучылар төрле әкият геройларының исемнәрен искә төшерделәр.Викторинаның соңгы этабы танылган мультиклардан төрле музыкаль өзекләр иде. Чара бик күңелле узды, балалар әкиятләр турында уйлап кына калмадылар, үзара шаярдылар да. Барысы да күтәренке кәеф һәм җиңүче призлары белән өйләренә кайтып киттеләр!

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International