"Мурлыки: мәчеләр турында кызыклы фактлар» (халыкара мәчеләр көненә) - әңгәмә

2019 елның 9 августы, җомга

     8 августта бөтен дөнья буенча мәчеләр көне билгеләп үтелә. Мәче көнендә кешеләр мәчеләргә үз хөрмәтен һәм мәхәббәт күрсәтә.   Бүген, 8 август көнне, Лесхоз авылы китапханәчесе балалар белән «Мурлыки: мәчеләр турында кызыклы фактлар» дип исемләнгән әңгәмә оештырды. Әңгәмә барышында кунаклар үзләренең өй сөеклеләре, песиләрнең тышкы кыяфәте һәм холкы турында сөйләделәр.  Шулай ук балалар мәчеләр турында кызыклы фактлар белән таныштылар. Песиләр кеше өчен генә мияулыйлар, егылганда һәрчак дүрт аякка басалар, 15-20 ел яшиләр, песи колагы 180 градуска борыла ала, песиләр бик яхшы ишетәләр. Әңгәмә барышында балалар мәче рәсемнәре ясадылар. Китапханәче тарафыннан китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар ярдәмендә балалар песиләрнең токымнары, мәчеләр турындагы мифлар белән таныша алдылар. Чара ахырында балалар истәлекле бүләкләр, сокландыргыч песиләр төшерелгән блокнотлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International