Бөтендөнья мәчеләр көне ел саен 8 августта, хайваннарны яклау буенча Халыкара фонд инициативасы белән, йонлы өйдәшләрне хөрмәтләү, шулай ук сукбай мәчеләр һәм мәчеләр проблемасына игътибар җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Еш кына Мәчеләр әкият, мультфильмнар геройларына әверелә. Иң киң таралганнары-песиләр берничә гомер кичерә, ә тагын йортка килгән кешеләрнең ниятләрен интуитив рәвештә билгели һәм намуссыз кунакларны тоя ала. Бүген, 8 август көнне, әлеге дата уңаеннан, без Ике басу Арташ мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче балалар белән «Наши пушистые друзья – кошки» исеме астында бу бәйрәмне билгеләп үттек. Балалар үзләренең песиләре турында мактый-мактый сөйләделәр. Сөйләгәндә аларның һәрберсенең йөзләрендә елмаю, йомшак дусларын искә алганда горурлык хисе сизелә иде. Шунлыктан дыр битлекләрне бик теләп, кызыксынып ясадылар. Аларны ачык төсләргә буяп, битлекләргә җан өрделәр. Мәчеләр турында язылган әкиятләрне искә алып кызыклы мизгелләрен сөйләделәр.