"Төрле төстәге кино дөньясы" уен-викторина

2019 елның 9 августы, җомга

7 август көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында балалар "Төрле төстәге кино дөньясы" дигән уен-викторинага җыелдылар. Дөньяда бернәрсә дә балаларга яраткан мультфильмнарны карау бүләк иткән рәхәтләнү белән тиңләшә алмый. Яхшы мультфильм балаларны дус булырга, иптәшләреңә ярдәм итәргә, зәгыйфьләрне якларга, юмарт һәм киң күңелле булырга өйрәтә. Китапханәче Гөлнәзирә Әүхәдиева чарада катнашучыларны танылган әкиятче Э.Успенскийның биографиясе белән таныштырды. Аның әсәрләре буенча "Простоквашинодан өчәү", "Простоквашинода  каникуллар" һәм "Простоквашинода кыш" дигән мультипликацион фильмнар төшерелде. Әлеге мультфильмнар буенча сәнгать җитәкчесе Айдар Хантимиров балалар өчен "Простоквашинодан сәлам" дигән викторинада балалар үзләренең эрудицияләрен һәм зирәклекләрен күрсәттеләр.  Аннан соң балалар ике командага бүленеп уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар.  Мавыктыргыч ярышта алар геройларны тасвирлау, мультфильмнар төшерелгән китапларны атау, канатлы гыйбарәләр булган персонажларны билгеләү кебек биремнәрне үтәделәр. Барлык балалар да булдырдылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International