Кызыл Мишә авыл мәдәният йортында үткәрелгән чара.

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

Кызыл Мишә авыл мәдәният йортында укучылар белән “Җирдәге тынычлык хакына” дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде.  Укучылар белән Әфган сугышы, солдатларның күрсәткән батырлыклары турында  әңгәмә үткәрелде. Нәрсә соң ул батырлык? Аның төп мәгънәсен һәркем үзенең тормышка карашларыннан чыгып, үзенчә аңлый. Ә шулай да, батырлык ул, мөгаен, гадәти күзлектән караганда һич кенә дә кеше башкара алмастай эшне башкарудыр. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, үз-үзеңне аямауны таләп итә. Әфганстан. Күпләрне тетрәндергән сүз бу. Леонид Брежнев Әфганстанга совет гаскәрләре кертелү турындагы хәбәрне Үзәк телевидение буенча 1979 нчы елның 25 нче декабрендә игълан итте. Фәкать 1988 нче елның 15 нче маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлады һәм, ниһаять, 1989 нчы елның 15 нче февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыкты.  9 ел буена барган бу сугышта  14 меңгә якын кеше һәлак булды, 50 мең кеше яраланды. Соңыннан укучылар “Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Без – тынычлык яклы!” дип нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International