3 февраль көнне рәссам-график, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тавил Гыйният улы Хаҗиәхмәтовның тууына 80 ел (1936–2007). Шул уңайдан, 2 февраль көнне, Саба туган якны өйрәнү музеенда “Тавил Хаҗиәхмәтов иҗаты” исемле күргәзмә ачылды.
Әлеге күргәзмәдә күренекле рәссәмнең иҗат иткән портретлары, рәсемнәре, тетар һәм бию кием эскизлары һәм график эшләре тәкъдим ителә.