Районда гражданнар оборонасы буенча иң яхшы укыту-консультация пунктына смотр-конкурс узды

2026 елның 29 мае, җомга

Районда гражданнар оборонасы  буенча иң яхшы укыту- консультация пуктлары (УКП) буенча смотр-конкурс 26 майда узды. Җиңү өчен 13 укыту-консультация пункты көрәште.

Күчмә комиссия конкурсантларны кайбер критерийлар буенча бәяләде. Һәр УКП уку процессын тәэмин итү чаралары: плакатлар, макетлар, индивидуаль саклану приборлары, противогазлар һәм янгын сүндергечләр, аудио-, видео - һәм проект аппаратурасы белән җиһазландырылырга тиеш. Шулай ук тиешле документация булырга тиеш, уку-консультация пунктының аерым бүлмәдә урнашуы да исәпкә алынды.

Укыту-консультация пунктлары тормыш иминлеге өлкәсендә консультацияләр өчен каралган. Халык сорауларына җаваплар, аңлату эшләре, көнкүрештә дә, көндәлек эшчәнлектә дә куркынычсызлык чаралары белән танышу. Һәлакәтләр килеп чыкканда куркынычсызлык кагыйдәләренә, шулай ук беренче медицина ярдәме күрсәтү алымнарына өйрәтү – укыту-консультация пунктларының төп бурычлары.

УКП га мөрәҗәгать иткән район кешесе тормыш иминлеге буенча барлык кирәкле мәгълүматны консультация-дәрес рәвешендә ала, коллектив һәм индивидуаль саклану чараларын кулланырга өйрәнә.

Комиссия укыту-методик һәм матди базаны, документлар алып баруны, халыкка мәгълүмат бирү форматын, пунктның көндәлек эшчәнлеген һәм башкаларны бәяләде. Районның барлык укыту-консультация пунктлары норматив таләпләргә җавап бирә, халыкның тормыш иминлеге өлкәсендәге хәбәрдарлыгын арттыра.

"Район мәдәният йортлары, Шәмәрдән, Шикше, Иске Икшермә мәдәният йортлары базасында урнашкан УКП быелгы эшләренә югары бәя алды, - дип билгеләп үтте Саба муниципаль районы буенча гражданнар оборонасының әйдәп баручы белгече Тимергалиева Ландыш. - "Саба-Арена" спорт мәктәбе, район китапханәсе базасында яңа оештырылган УКП бар. Бу укыту-консультация пунктларында гражданнарны нәтиҗәле укытуны оештыру өчен иң кирәкле әйберләр бар. УКП белгечләре әңгәмәләре тренажер-манекеннарда гамәлләрне күрсәтү белән озатыла, ә презентацияләр һәм укыту фильмнары вакыйгаларның килеп чыгу сәбәпләре турында ачык итеп күрсәтә һәм сөйли һәм алар барлыкка килсә дөрес эшләргә өйрәтә».

Район территориясендә барлыгы 13 УКП бар, аларның адреслары һәм эш режимы белән сез район порталында, "Виртуаль УКП" вкладкасында таныша аласыз. Бүгенге көндә гражданнар оборонасы буенча УКП мәгълүмат челтәрен киңәйтү буенча эш алып барыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International