Зур дәрәҗәле кунак

2026 елның 22 мае, җомга

Районыбызга һәм безнең Эзмә җирлегенә дә, зур, дәрәҗәле кунак - Пәйгамбәребез сәлаллаһу галәйһисәламнең нәсел дәвамчысы Корбангали Ишан килде. Хәзрәт изге Болгар җыенында катнашкан. Рухи мирасны, тарихны белүче дин галиме буларак, Корбангали хәзрәтне безнең районга Казан ханлыгы чорында ук гыйбрәтле вакыйгалар шахиты булган Саба төбәген, аның борынгы мәчет-мәдрәсәләрен дә якыннан күрү, изге җирләрдә – җирлегебездәге Өтернәс Калатавында - дога кылу нияте китергән.Корбангали Ишанның нәсел чылбыры Пәйгамбәребез сәлаллаһу галәйһисәламнең кызы Фатыйманың улы Хөсәенгә барып тоташа. Ул заманында атаклы Бохара мәдрәсәсен тәмамлаган, 1980 елларда “Мирараб" мәдрәсәсендә фикх һәм гарәп грамматикасыннан укыткан. СССР таркалып, илгә төрле радикаль агымнар керә башлагач, традицион Исламны яклау буенча актив эшчәнлек алып барган, халыкка имам Әбү Хәнифә мәзхәбе буенча асыл ислам кыйммәтләрен җиткергән. Хәзерге вакытта Ишан сохбәтләр (рухи дәресләр) үткәрә, мөридләренә нәфесне тәрбияләү юлларын, Аллаһны танып белү ысулларын өйрәтә, күп сәяхәт итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International