21 май көнне Эзмә мәдәният йортында өлкәннәр белән «Сәламәтлек безнең кулларда» дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрелде. Чарада авыл фельдшеры, участок терапевты, психолог һәм участок шәфкать туташы катнашты. Катнашучылар белән артериаль гипертензия турында әңгәмә һәм лекция узды. Катнашучылар үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр. Оттырышсыз лотерея уйнатылды. Төп бүләк автоматик тонометр булды сәламәтлекнең төп факторлары – хәрәкәт, чыныгу, дөрес туклану, режим. Сәламәт булу модага керде бит. Катнашучылар уздырылган чарадан тәэсирләнеп киттеләр.