Сафина Хадия Камали кызы 1932 нче елның 10 маенда Әтнә районы Үртәм авылында Камалетдин һәм Әминә гаиләсендә 7 нче бала булып дөньяга килә. Мәктәптә 4 сыйныф кына белем ала. 14 яшеннән, ачлы-туклы сугыш еллары вакытында, колхозга эшкә керә. Анда төрле эшләрдә хезмәт куя.
1952 нче елда тормышка чыга, 3 бала тәрбияләп үстерәләр. 1956 нчы елда Челекен (Туркмения Республикасы) шәһәренә китәләр. Шәһәрдә, сажевый заводта упаковщик булып эшләп, лаеклы ялга чыга. 1996 нчы елда, Саба районы Иске Икшермә авылы якларына кайталар.
1979 нчы елда Сафина Хадия “Ветеран труда” медаленә лаек була, “Тыл ветераны”, җиңүнең юбилей медалләре белән бүләкләнгән.
Хадия апа бик бай бүгенге көндә, кызлары, 10 оныгы, 11 оныкчыгы яннарына кайтып шатландырып тора аны. Ә үзе кызы Надия гаиләсе белән Иске Икшермә авылында матур гына гомер кичерә.