Тыл хезмәтчәннәрен котлау

2026 елның 8 мае, җомга

Кадерле тыл хезмәтчәннәре!

Иң мөһим һәм бөек бәйрәм – Җиңү көне белән ихлас күңелдән котлауларыбызны кабул итегез!

Еллар уза, буыннар алмашына, әмма Бөек Җиңү көне Ватаныбызның иң изге һәм әһәмиятле бәйрәме булып кала. Без җиңүчеләр буынының батырлыгы һәм бетмәс-төкәнмәс рух көче турындагы истәлекне кадерләп саклыйбыз. Ел саен Бөек Җиңүне билгеләп үткәндә, без аның халкыбызга нинди бәя белән эләгүен искә төшерәбез. Сугыш миллионлаган кешенең гомерен өзде, һәр гаиләдә кайгы-хәсрәт калдырды. Сугыш кырларыннан әйләнеп кайтырга насыйп булмаганнарга, азатлык өчен гомерләрен биргәннәргә мәңгелек истәлек. Һәм без тышкы куркынычлар алдында илебезнең иреген, бөеклеген һәм бәйсезлеген саклап калырга бурычлы.

Сезне ихлас күңелдән халкыбызның милли горурлыгы һәм Бөек Батырлыгы – Җиңү көне белән котлыйбыз! Сезгә тыныч күк йөзе, озын гомер, күңел күтәренкелеге, оптимизм, якыннарыгызның мәхәббәте һәм игътибарын телибез! Бәхет, җылылык, игелек һәм иминлек сезгә! Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International