Сабабызның үзәк мәйданында узган тантаналы Җиңү бәйрәме парадында Алдынгылар хәрәкәте нең Җирле бүлекчәсе лидерлары һәм Саба гимназиясе укучылары да актив катнаштылар. Җиңү байраклары һәм плакатлар тоткан яшь патриотлар парадның чын бизәге булдылар
Без батыр йөрәкле ветераннарыбыз белән горурланабыз һәм аларның каһарманлыгын онытмыйбыз. Җиңү көне — ул безнең уртак бәйрәмебез, хәтер һәм рәхмәт көне.
Барлык райондашларыбызны Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйбыз! Күк йөзебез һәр вакыт тыныч, дөньяларыбыз имин булсын!