Керәнне авылында тантаналы митинг

2026 елның 9 мае, шимбә

8 нче майда, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Керәнне авылы мәдәният йорты янында  тантаналы митинг үткәрелде.  Әлеге митингта укучылар, авылдагы оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары, авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар катнашты.   Бәйрәмне мәдәният йорты  хезмәткәрләре ачып җибәрделәр,  аннан соң бәйрәм авыл узешчәннәре көче белән Җиңү көне уңаеннан әзерләнгән концерт номерлары белән дәвам итте.  Митингта катнашучыларны авыл җирлегендә урнашкан оешма җитәкчеләре һәм районнан килгән вәкил – Саба районы хакимиятенең мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Загидуллин Марат Микәиль улы, Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айзат Әхмәтгали улы бәйрәм белән котлап, ил-җирләребездә иминлек, тынычлык булсын дигән теләкләрен җиткерделәр. Шулай ук митинг барышында сугыштан катнашкан авылдашлар истәлегенә эшләнгән һәйкәлгә чәчәкләр куелды һәм  Бөек Ватан сугышында хәлак булган әби-бабаларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International