8 нче май - Мичән төп гомумбелем бирү мәктәбе тормышында истәлекле вакыйга. Без «Герой партасы» бөтенроссия мәгариф проектына кушылдык.
"Герой партасы" - Геройның фотосурәте, аның биографиясе һәм казанышлары турында мәгълүмат урнаштырылган уку өстәле.
Чара Россия гимны белән башланып китте.
Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында безнең мәктәбебезне тәмамлап чыгып киткән егетләр күп. Менә алар, без алар белән горурланабыз һәм исән - сау кайтуларын көтәбез:
-Байназаров Алмаз Тәлгать улы
-Мөбарәкшин Радил Рәкыйп улы
-Һадиев Дилүс Раил улы
-Низамиев Илнар Гыйлемхан улы.
Безнең тынычлыгыбыз, матур көннәребез өчен һәлак булган егетләребез:
- Камәртдинов Элмир Җәүдәт улы
-Хуҗин Рәмзил Ринат улы.
Без алар белән горурланабыз һәм хәтеребездә саклыйбыз!
Тантаналы чарада Геройларыбызның әти-әниләре, якын кешеләре катнашты.
Безнең мәктәп тарихы матур традицияләргә, тантаналы якты вакыйгаларга бик бай, әмма хәсрәтле, рәхимсез битләр дә бар. Без, яшь буын, янәшәбездә булган геройлар белән горурланырга, һәлак булган егетләребезнең якты истәлеген мәңге сакларга бурычлыбыз!
Җир йөзендә сугышлар туктасын, башка кабатланмасын! Яшь егетләрнең гомерләре вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен!