"Бу безнең шәһәр"

2026 елның 2 мае, шимбә

02 май көнне Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре «Оста куллар» өлкән буын клуб формированиеләрендә катнашучылар белән бергә Казанга "Бу безнең шәһәр" дип исемләнгән экскурсия оештырдылар. Авылдашлары белән Галиәсгар Камал театрының яңа бинасында, мәчеттә һәм Казан шәһәренең төп никахлашу сараенда «Касә» дә булдылар, Кәрим Тинчурин исемендәге Казан дәүләт театрында рәхәтләнеп «Казан егетләре» спектаклен карадылар. Мондый экскурсия барлык катнашучыларга да ошадыгандыр дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International