Эко Яз - 2026

2026 елның 4 мае, дүшәмбе

Эзмә урта мәктәбендә «ЭКО яз - 2026» Бөтенроссия акциясе кысаларында зур өмә үткәрелде.
Бу гади генә өмә түгел, ә балаларны табигатьне яратырга өйрәтүче чара. Үз куллары белән эшләгәндә, балалар чит кешенең хезмәтен дә хөрмәт итә башлый.

 

Укучылар мәктәп тирәсен, спорт мәйданчыгын чүптән һәм корыган яфраклардан чистарттылар. Бу эш аша һәр бала экологияне саклауга үз өлешен кертә алуын аңлады. Хәзер мәктәп яны тагын да ямьләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International