Районыбызда узучы санитар - экологик икеайлык кысаларында, Өтернәсебездә, елдагыча, язгы өмә оештырылды. Ир-егетләр зиратта, ә хатын - кызлар урамнарда, юл кырыйларында чистарту эшләре башкарды. Гүзәл табигатьле авылыбыз тагы да матурланды, ямьләнде. Өмәдә катнашкан һәркемгә чиксез зур рәхмәт. Алга таба да сәламәт булып, бердәм булып куанып яшәргә насыйп булсын.