26 апрельдә Татарстан Республикасында Туган тел көне билгеләп үтелә, шулай ук бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула. Барлык оешмаларда да әлеге датага багышланган чаралар үткәрелде. Эзмә урта мәктәбендә дә Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган искиткеч эчтәлекле әдәби-музыкаль кичә узды. Аның балалар шигырьләренә, әкиятләренә һәм поэмаларына аерым игътибар бирелде Бәйрәмдә укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, аның шигырьләренә язылган җырлар җырладылар, театральләштерелгән күренешләр күрсәттеләр һәм биеделәр.
Бәйрәм татар халкының гимнына әйләнгән "Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.