Ярышлар 2026 елның 29 апрелендә Иске Икшермә авылының мәктәп спорт залында уздырыла.. Ярышларда катнашучыларны үлчәү һәм шобага салу 11.30 сәгатьтән 12.30 сәгатькә кадәр башкарыла. Ярышлар 13.00 сәгатьтә башлана.
Ярышларда Татарстан Республикасы мәктәпләре һәм районнары командалары катнаша. Ярышларга 2011 елда туган һәм аннан яшьрәк, тиешле спорт квалификациясе һәм табиб рөхсәте булган яшүсмерләр кертелә. Авырлык категорияләре: - 24 кг, 27 кг, 30 кг, 33 кг. 36 кг. 40 кг. 45 кг, 50 кг, 55 кг, 60 кг, 70 кг, 70 кг нан артык. Ярышлар гамәлдәге кагыйдәләр буенча үткәрелә, бер җиңелүдән соң төшеп калу белән. Һәр команда составына бер вәкил, бер судья керергә тиеш. Катнашучылар һәм судьялар үзләре белән паспорт (туу турында таныклык), ПСС, ИНН булырга тиеш.