Дару үсемлекләренә бәйле Акция-үсемлекләрнең шифалы үзлекләре белән таныштыруга, аларны өйрәнүгә, биологик төрлелекне саклауга һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәт булдыруга юнәлдерелгән чара ул. Ел саен яз җитү белән Эзмә мәктәбендә дә дару үләннәре җыю буенча акция башлана. Быел да укучыларыбыз әлеге чарада актив катнашалар. Әлеге акциянең 1нче этабы апрель аенда нарат һәм каен бөреләре җыю белән башланып китте. 1А сыйныфы укучылары иң өлгерләр. Алар инде бөреләрне җыеп һәм киптереп тә куйдылар.